Юлларда сак булыгыз!
FAW йөк автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, Scania йөк машинасы белән бәрелешкән.
11 гыйнварда, Актаныш районы аша узучы М-7 юлында үлемгә китергән һәлакәт була. Авария ике йөк машинасының маңгайга-маңгай бәрелешүе аркасында килеп чыккан.
ТР Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, FAW йөк автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, Scania йөк машинасы белән бәрелешкән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә FAW шоферы хастаханәгә китерелә, ә аның пассажиры һәлакәт урынында вафат була, дип яза Шәһри Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев