Юллардагы вәзгыятькә битараф булмаучылар
3 июль көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды.
3 июль көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Нишләптер шоферлар инспекторларны штраф түләтүчеләр дип кенә кабул итә. Ә бу ысулның юлдагы иминлекне саклау максатыннан, кагыйдә бозучыларга карата кулланылганын уйлаучы бармы икән? Юлга кызыктан чыгып басмый алар, шоферлар һәм җәяүлеләрнең гомерләренә куркыныч янамасын өчен тырышалар. Юлда ягулыгы бетеп калучыларга яки машинасы юл кырыена төшеп китүчеләргә ел дәвамында ярдәм итеп тора алар. Тик монысы гел пәрдә артына яшеренеп кала.
Узган ел ахырында ЮХИДИ бүлегендә үзгәрешләр дә булды — яңа җитәкче Искәндәр Мөбарәкшин билгеләнде. Моңарчы ул административ практика эшләрен алып бара иде. Искәндәр Рашатович белән бүгенге коллектив, башкарылган эшләр һәм яңалыклар турында сөйләшеп уздык.
— Искәндәр Рашатович, бер ел эчендә коллективыгызда да үзгәрешләр булды. Алар хакында таныштырып узыгызчы?
— Әйе, чыннан да коллективыбызда үзгәрешләр булды. Юл патруль хезмәтендә Салават Зарипов исемле яңа хезмәткәр эшли башлады. Аның төп вазыйфасы — юлда эшләү, юлдагы иминлекне тәэмин итү. Булат Хәбибрахманов хәзер административ практика эшләрен алып бара, элек ул юл инспекторы булып эшләде. Шулай ук дистә елга якын район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Рафил Шәймөхәммәтов лаеклы ялга китте. Коллективыбыз зур түгел, барлыгы 6 хезмәткәр инде без — мин, өлкән дәүләт инспекторы, полиция капитаны Рәниф Галимбеков, полициянең өлкән лейтенанты Булат Хәбибрахманов, юл патруль хезмәте инспекторы, полиция майоры Владислав Волков, полициянең өлкән лейтенанты Салават Зарипов һәм исәп-хисап эшләрен алып баручы Гөлүсә Зарипова.
— Күргәнебезчә хезмәткәрләр саны күп түгел, ләкин елдан-ел районыбызда транспорт саны артып тора. Шушы состав белән район юлларындагы иминлекне саклау ничегрәк башкарыла?
— Балтач районында 33 мең кеше яши, шуның 15 меңендә генә дә автомобиль бар дип карасак та, биш хезмәткәргә меңәрләгән техника туры килә дигән сүз. Безгә участок вәкилләре бик ярдәм итәләр. Бүгенге көндә алар тугыз хезмәткәр. Алар белән без атна саен рейдлар үткәрәбез, аларны гадәттә атна ахырында үткәрергә тырышабыз. Чөнки яшьләр җомга-шимбә көннәрендә кайталар. Шулай ук алкоголь кулланган шоферларны тоткарлау буенча эшлибез. Юлларда балалар травматизмын киметү юнәлешендә дә саллы эш алып барабыз. Бүгенге көндә «Иминлек каешы» операциясе бар һәм әле ул август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук айга кимендә бер мәртәбә «Тоннель» операциясе үткәрәбез. Аның барышында алкоголь кулланган шоферлар да, башка төр юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар да эләгә.
Шулай ук юлларда машиналарның тизлеген сагалап торучы камералар да бар бит. Бүгенге көндә төрле урыннарга күчереп йөртә торган ике камера бар районыбызда. Алар да юлдагы иминлекне сак-лауга зур өлеш кертәләр. Аларда дүрт хезмәткәр эшли — Рәлиф Галимуллин, Шамил Гафурҗанов, Ринат Хөснетдинов һәм Эдуард Фәйзрахманов.
Әлеге камералар, гадәттә, юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган урыннарга куела. Камераларның кайда эшләүләрен шоферлар белеп тора, шуңа да тизлек режимын саклыйлар. Ә бу безнең өчен иң мөһиме.
Инде шушылардан чыгып нәтиҗә ясасак, узган ел белән чагыштырганда юл кагыйдәләрен бозу очракларының кимүе күзәтелә. Ә менә алкоголь кулланып руль артына утыручылар, киресенчә, артып китте. Кабаттан эләгүчеләр дә шактый. Аларны бернинди штраф та, транспорт чарасын конфискацияләү дә туктамый, кызганыч... Шул ук вакытта без җәяүлеләр белән дә һәрдаим эш алып барабыз. Иң зур кагыйдә бозу булып торак пунктлардан читтә йөргәндә яктылык кайтаргыч элементларны кулланмау тора. Аларны кулланган очракта шофер җәяүлене 300 метрдан күреп ала, ә кулланмаганда 100-150 метр һәм бу ара шоферга туктап бетәргә мөмкинлек бирми. Шулай ук җәяүлеләр юлны тиешле урыннан чыкмыйча, үзләренә җайлы җирдән кисеп чыгарга яраталар. Бу очракта да шофер туктап бетә алмыйча, ахыры аяныч тәмамлану мөмкин. Соңгы арада практикада шундый хәлләр дә күзәтелә — җәяүле җәяүлеләр кичүенә керә һәм як-ягына карамый, машина туктап бетә аламы, юкмы, аны уйламый. Менә мондый очракларда да җәяүле җәзага тартылырга мөмкин. Онытмасыннар иде, һәрбер җәяүле җәяүлеләр кичүенә кергәнче, транспорт чарасын карарга һәм шуннан соң гына чыгарга тиешле.
— Җәй җитү белән ике тәгәрмәчле транспорт чаралары да популярлашып китә...
— Җәйге чор җитүгә шәхси мобильлек чаралары да арта. Боларга скутер, электроскутер, гироскутерлар керә. Болар хәзер бик популярлашты, әле ике-өч ел элек кенә аларны бармак белән санарлык булса, бүгенге көндә инде районда да саны шактый. Әти-әниләр мондый транспорт чарасын да, квадроцикл, мотоциклларны да балаларына алып бирәләр, ләкин ахырын уйлап бетермиләр. 16 яшькәчә мондый транспорт чаралары белән идарә итәргә ярамый, ләкин безгә 12 яшьлекләр дә эләгә.
— Балалар бакчасыннан башлап сез төрле чаралар үткәреп торасыз. Балалар травматизмын киметү юнәлешендә бу очрашулар нәтиҗә күрсәтәме?
— Ел әйләнәсе балалар бакчасында — балалар, мәктәпләрдә укучылар белән «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге житәкчесе Лилия Һадиева белән төрле очрашулар, чаралар оештырып торабыз. Әти-әниләр белән дә җыелышлар үткәрәбез. Аңа да карамастан, балалар белән бәйле кагыйдәләрне бозу очраклары чыгып тора. Быел да мондый очраклар шактый булды. Безнең инде бигрәк тә велосипед белән дөрес урында йөрмәүчеләр күп һәм соңгы арада квадроцикл, мопедлар белән идарә итүче балалар еш очрый башлады. Аларга тиешле җәза карала һәм әти-әниләренә дә беркетмә төзелеп, штраф салына.
Ел саен без район күләмендә «Иминлек тәгәрмәче» бәйгесе үткәрәбез һәм анда Салавыч командасы үзенә тиңнәр булмавын инде күптәннән дәлилләп килә. Районда гына түгел, республикада да аларга тиңнәр юк, ике ел рәттән инде алар беренчелекне яулап кайталар. Команданың мондый зур уңышка ирешүендә иң беренче чиратта укытучылары Ранил Гыйләҗевның тырышлыгы зур һәм, әлбәттә инде, егетләр һәм кызлар үзләре дә бик булдыра торган укучылар. Афәрин!
— Замана белән бергә һәрбер өлкәгә яңалыклар керә. Бу очракта сездә нинди үзгәрешләр бар?
— Хәзер бездә дә бөтен эш компьютер, планшет аша эшләнә. Беркетмәләрне дә планшет аша тутырабыз. Шулай ук шоферларга хәзер шундый мөмкинлек тудырылды, алар машина йөртү таныклыгын электрон форматта гына да күрсәтә алалар. Моның өчен Госуслуги Авто дигән приложение булдырырга кирәк. Анда аларга QR код бирелә, ЮХИДИ инспекторы документларны тикшергән вакытта шул кодны гына күрсәтәселәре була, планшет аша инспекторга бөтен мәгълүмат та күренәчәк.
— Искәндәр Рашатович, ЮХИДИ инспекторлары районның төрле авылларында йөри. Юлларда авария китереп чыгарырга мөмкин булган участоклар булганда сез моңа игътибар итәсезме?
— Әйе, моның махсус программалары бар һәм без берәр нинди кагыйдә бозу, ягъни юл-транспорт чарасы китереп чыгарырдай җир күрәбез икән, фотога төшереп, шул махсус программага кертәбез һәм бу юл кемнең карамагында була, шуңа кисәтү бирелә. Аларның һәрберсенең вакыты бар һәм шул вакыт аралыгында алар аны эшләргә тиеш булалар.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Әңгәмәдәш — Зәлия Фәйзрахманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев