Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Каенкай»да яшь инспекторлар үсә (фото)

Бу атнада бакчада куркынычсызлык атналыгы үткәрелде.

Бүген бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева катнашында бик матур һәм файдалы чара уздырылды.

Бу атнада бакчада куркынычсызлык атналыгы үткәрелде, балалар анда юл кагыйдәләрен кабаттан исләренә төшереп, светофорның кайсы күзе янганда нишләргә кирәклеген, юлларда әти-әниләрдән башка йөрергә ярамаганлыгын, велосипед белән зур юлларга чыгарга тиеш булмаганнарын сөйләштеләр.

Бүгенге чарада инде алар шушы өйрәнгәннәрен күрсәтеп, белемнәренең ни дәрәҗәдә булуларын күрсәттеләр. Тырыш малайлар һәм кызларны Лилия апалары да бүләксез калдырмады, яктылык кайтаргыч элементлар бүләк итте. Чөнки балаларны тормышын саклап калуда әлеге элементлар да зур роль уйныйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев