Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кагыйдәләрне үзебез дә беләбез, бүтәннәргә дә өйрәтәбез, ди Риназ

Отрядта алган күнекмәләребез киләчәк һөнәребез белән бәйле булмаса да, без киләчәктә автомобиль йөртүчеләр булабыз, димәк, мин оттырмыйм.

«Мин мәктәбебездәге «Радар» ЮИД отрядында 4 ел инде бик яратып эшлим һәм күп чараларны да без үзебез башлап йөрибез. Отрядка килүемнең сәбәбе белән дә таныштырып үтәсем килә.

3 сыйныфта укыганда мине «Иминлек тәгәрмәче» конкурсында катнашу өчен сайлап алдылар. Конкурста катнашып. алдынгы урыннар алдык. Шул вакыттан юл йөрү кагыйдәләрен ныклап өйрәнә башладым. Бу отрядта эшләү миңа бик ошый, конкурслар, дәресләр, викториналар, ярышлар үткәрәбез, рейдларга чыгабыз, радиотапшырулар әзерлибез, юл йөрү иминлеген сакларга чакырабыз. Әйбәт бит, юл йөрү кагыйдәләрен үзең дә беләсең, башкаларга да өйрәтәсең.

Бу отрядта алган күнекмәләребез киләчәк һөнәребез белән бәйле булмаса да, без киләчәктә автомобиль йөртүчеләр булабыз, димәк, мин оттырмыйм».


Риназ Шиһабетдинов,

Норма урта мәктәбенең 6 б сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: отряд