Казан юлында машина дамба астына очкан
Аек бәндә аңларлык: юлларда тиешле тизлек белән идарә итү кирәк!
ЮХИДИдан алынган мәгълүматлар буенча, бүген иртәнге сәгать 7 тулганчы Балтач чигендә юл һәлакәте булган. Шофер тиешле тизлек сайламаганлыктан, һәлакәткә юлыга, машина юл астына төшеп каплана. Быелга чыккач кына да шофер инде 3 мәртәбә штрафка тартылган. Пассажиры кулы сынып, Арча хастаханәсенә озатылган. Шофер да, пассажир да Арча районы кешеләре.
Зинһар, сак булыйк юлларда, тиешле тизлек белән идарә итик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев