Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Казанда «ГАЗель» йөртүче йөк фурасы белән бәрелешеп һәлак булган

Һәлакәт М7 трассасының 756нчы чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 4 апрельдә Татарстанның Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 26 яшьлек ир-ат - «ГАЗель» машинасын йөртүче һәлак булган. Бу хакта «Татар-информга» Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерделәр.
Юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат кичә кич 112 экстрен хезмәтенә кабул ителгән. М7 трассасының 756нчы чакрымында 26 яшьлек йөртүчесе булган «ГАЗель» автомобиле белән 28 яшьлек йөртүчесе булган «Вольво» йөк фурасы бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, ашыгыч ярдәм һәм коткаручылар килгәнче «ГАЗель» йөртүчесенең гомере өзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250