Коточкыч авария: дүрт кеше вафат булган
Юлларда бозлавык, игътибарлы булыгыз!
Бүген Арча районында коточкыч юл фаҗигасе булган. Арча - Сөҗе юлында Renault автомобиле йөртүчесе идарәне югалта, каршы як полосага чыга һәм УАЗ автомобиле белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте Курса-Почмак авылы янында була.
Татарстан Прокуратурасы хәбәр иткәнчә, авариядә җиңел машина йөртүчесе - 57 яшьлек ир-ат, шулай ук 55, 35 һәм 64 яшьлек өч пассажир һәлак була. Зыян күргән «УАЗ» йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.
Юлларда бозлавык, игътибарлы булыгыз!
18 +
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев