Коточкыч юл һәлакәте: машина йөртүче тереләй янып үлгән
Автомобильләр тулысынча янып беткән.
Кичә Татарстанның Питрәч районында М7 трассасында янгын чыккан. Бу хакта Ватаным Татарстан яза.
Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүматлар буенча, «КАМАЗ» йөртүчесе дөрес тизлекне сайламаган һәм «ГАЗель» га очып кергән, аны башка йөк машинасы тартып барган. «ГАЗЕль» машинасына ут капкан.
Һәлакәт нәтиҗәсендә фургон йөртүчесе урында үлгән. Автомобильләр тулысынча янып беткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев