Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада машина күпердән очкан

29нчы ноябрь иртән, 7.53 сәгатьтә бердәм коткару телефоны аша Янсыбы авылы янында ага торган елга аша салынган күпер төбендә, су эчендә җиӊел машина күренүе турында хәбәр алына.

Коткаручылар килеп җиткәнче автоледи түбәсенә әйләнгән машинасы эчендә була. Яртылаш суга баткан машинада утырганда аныӊ башында нинди уйлар килгәндер, әйтеп булмый, әмма исән-сау калуына шәт, шөкер иткәндер. «Гранд-Витара» машинасын, коткаручылар махсус җайланма һәм техника белән озак азаплангач, тартып алалар. Төрле тән җәрәхәтләре алган шофер хатын-кызны табиблар кулына тапшыралар, аныӊ тормышына куркыныч янамый, дип белдерәләр Кукмара хастаханәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250