Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Күп шоферларның остазы Автобабай исеменә лаек булды (+фоторепортаж)

Бүген сөт-май комбинаты янында урнашкан мәйданчыкта “Автобабай” бәйгесе үткәрелде.

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган әлеге конкурсны район ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, Балтач ДОСААФы һәм Бердәм Россия партиясе үткәрде.
Автобабай дип аталса да әлеге чарада елның-елында Гөлзада ханым Хөснетдинова да катнаша һәм бәйгенең күрке булып тора. Конкурс шартлары буенча да 55 яшьтән өлкән ханымнар һәм 60 яшьтән өлкән ир-атлар катнашып, үз көчләрен сынап карый ала әлеге бәйгедә.
Бүгенге чараның беренче этабында катнашучыларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләре тикшерелде. Барлык конкурсантлар арасыннан иң яхшы вакытны Рәис Зыятдинов күрсәтте - 6 минут 24 секунд. Конкурсның икенче этабында катнашучылар машина белән идарә итү күнекмәләрен тикшерү өчен махсус мәйданда йөрделәр. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча Рәис Зыятдинов җиңүче булып танылды, икенче урында Фирдинант Гыйлемҗанов, өченче урында Шамсун Гыймадиев. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, конкурс символикасы төшерелгән кубоклар һәм махсус призлар – автомобиль йөртүченең тормышын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән заманча техник чаралар тапшырылды. Барлык катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз, юлларда исән-сау йөрергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев