Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Күрәчәк! Апасының улларын бәрдереп үтергән

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин әлеге җинаять эшен тикшерүне үз контроленә алган.

Тикшерү комитеты Минзәлә районында һәлак булган өч бала белән булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Минзәлә сайты яза. 

Ведомство хәбәр иткәнчә, Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан Россия Җинаять кодексының 264 маддәсенең 5 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган (юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү). Тикшерү мәгълүматлары буенча, машина йөртүче, автомобиль белән идарә итүне югалтып, Югары һәм Тау асты Такермен авыллары арасындагы юл кырыеннан баручы яшүсмерләр төркеменә бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә өч балигъ булмаган бала урында ук һәлак булган.

Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Липскийга җинаять эше һәм алдан тикшерү барышында билгеләнгән шартлар буенча доклад тапшырырга кушкан.

 

ЮХИДИ Минзәлә районында һәлак булган балалар белән булган юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән.

Фаҗигадә шикләнелүче машина йөртүче хатым элек юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәлеп ителмәгән, һәлакәт вакытында аның спиртлы эчемлекләр кулланмавы ачыкланган. 

– 28 апрель көнне 20.25 сәгатьтә Тау асты Такермәне – Югары Такермән юлының 230 метрында Tойота Камри автомобилен йөртүче Чаллы шәһәрендә яшәүче, 1987 елда туган ханым, Тау асты Такермен авылы ягыннан Югары Такермән авылы юнәлешендә хәрәкәт иткән вакытта, тизлекне арттырып автомобиль белән идарә итүне югалта, юл кырыеннан баручы 2011, 2015 һәм 2014 елгы балигъ булмаган җәяүлеләрне бәрдерә.
Шофер сүзләренчә, җәяүлеләр киемендә яктылык кайтартучы элементлар булмаган.

Юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше һәлак булган, автомобиль зыян күргән.

Tойота Камри машинасы йөртүчесенең 7 еллык машина йөртү стажы булган. Соңгы ике ел эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган. Машина йөртүчегә карата Россия Җинаять кодексының 264 маддәсенең 5 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Юл-транспорт һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында торак пункттан читтә территориаль әһәмияттәге автомобиль юлында килеп чыга. Юлның һәр юнәлештә хәрәкәт итү өчен бер полосасы бар, аергыч полоса юк. Юлның өлеше туры. Автомобиль юлы ясалма яктырту линиясе белән җиһазландырылмаган.

29 апрель көнне балаларны Тау асты Такермән авылы зиратында җирләгәннәр.

Авариядә үлгән өч яшүсмернең икесе 8 һәм 10 яшьлек яшүсмерләр машина белән идарә иткән 36 яшьлек хатын-кызның апасының уллары булган. Яшүсмерләр Чаллыдан авылга бәйрәмгә кайтканнар. 

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kuracak-apasynyn-ullaryn-barderep-utergan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев