Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Куркыныч юл һәлакәте: машинада балалар булган

Ире, хатыны һәм өч баласы — 10 яшьлек кызы һәм ике яшьлек игезәкләр фаҗига урынында үлә.

Татарстанның Әгерҗе районында юл-транспорт һәлакәтендә Удмуртиядән өч бала белән гаилә һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Песәй-Кырынды трассасының кырыгынчы километрында, Удмуртия белән Татарстан чигенә 60 метр барып җитмичә, Лада «КАМАЗ» га бәрелә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, «Лада» ның 32 яшьлек йөртүчесе һава шартларын һәм юл торышын исәпкә алмаган, куркынычсыз тизлек сайламаган,

Бәрелешү нәтиҗәсендә машина йөртүче, аның 30 яшьлек хатыны һәм өч баласы −10 яшьлек кызы һәм ике яшьлек игезәкләр -малай һәм кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев