Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Куркынычсызлык тәгәрмәче» сыный да, бүләкли дә

Җиңүче билгеле булгач, аңа аптыраучы булмады...

Бер атна элек «Хыял» яшьләр үзәгендә «Куркынычсызлык тәгәрмәче»нең район этабы булып узды. Бирегә 19 мәктәптән юл хәрәкәтенең 76 яшь инспекторлары килеп, үз көчләрен сынап карадылар.

Алга китеп шуны әйтәсе килә, чараның ахырында җиңүче билгеле булгач, аңа аптыраучы булмады кебек, чөнки бүгенге көндә Салавыч лицее сыман әзерлектәге мәктәпләр юк. Алар бер генә этапта да бернинди хата җибәрмичә, барысын да ялт итеп башкарып чыктылар. Укытучылары Ранил Гыйләҗев та укучыларына ышанганлыгы белән тыныч иде. Бәлки башка мәктәпләргә дә бу белем учагында шушы юнәлештә оештырылган эш белән даими танышып, алардан күбрәк тәҗрибә алыргадыр. Чарага әзерләнеп килүче башка мәктәпләр дә бар иде, әлбәттә, алар лаек-лы урыннарны алуга да ирештеләр. Тик, бөтенләй әзерлексез килүчеләре дә, сүз «эләкмәсен» өчен генә йөрүчеләре дә бар иде. Килергә кирәк дип санамаган да ике мәктәп булды, аларның, күрәсең, сәбәпләре бик җитди булгандыр.

Шушы чараның эченә кереп кайнашмаучылар нигә кирәк соң ул дигән сорау белән дә чыгарга мөмкин. Ә үз күзең белән күрсәң, сораулар калмый. Биредә укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләре тикшерелә, мәктәп белән өй арасындагы маршрутны күзаллап, имин йөрү кагыйдәләре үтәлеше барлана, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләре дә тикшерелә һәм, әлбәттә, сәпидтә фигуралы йөри белүләре дә иң мөһим пунктларның берсе булып тора.

Ярыш дәвамында укучылар белән төрле кабинетларга йөреп, аларның мәсьәләләрне чишүгә ничек килүләрен, үзара фикерләшеп, дөрес җавапны билгеләргә тырышуларын күзәтеп йөрдем. Афәрин, алардагы үз-үзләренә булган ышаныч, белемнәренең ныклы булулары сокландырды. Тырышканнар, өйрәнгәннәр. Дөрес, кабатлап әйтәм, барысы да түгел. Кабинетларда барган сынаулар тыныч шартларда гына үтсә, сәпидтә фигуралы йөрү кемдер өчен иң җиңеле, кемдер өчен иң авыры булды. Биредә егылучылар да, төрле этаптагы биремнәрне дөрес эшләп җиткерә алмаучылар да булды, күз яшьләрсез генә дә булмады.

27 апрель көнне Балтач гимназиясе базасында агитбригадалар арасында конкурс уздырылды. Ул ЮИДчыларның 50 еллык юбилеена багышланган иде. Егерме мәктәп катнашып, алар арасында Пыжмара төп мәктәбе беренче урынны яулап, җиңүче булып танылды. Икенче урында – Салавыч күппрофильле лицее, өчтә – Балтач гимназиясе. Район мәгариф бүлеге, дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә үткәрелгән «Куркынычсызлык тәгәрмәче» нәтиҗәләренә килгәндә, Салавыч командасы җиңүче булып танылып, район данын республикада якларга барачак. Узган ел алар республикада икенче урынны алуга ирешкәннәр иде, быел да командага зурдан-зур уңышлар теләп калабыз. Икенче урынны Балтач гимназиясе командасы яулады, өченче урында бөрбашлылар. Ике көн дәвамында барган ярышларда катнашучыларга дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең саллы бүләкләре тапшырылды. Бу чараларда катнашкан һәм уңышларга ирешкән командаларны ихластан котлыйбыз. Быелгы ярыш узды инде дип, киләсе елга буласын да онытмасыннар иде. Конкурс барышында укучылар бер-берсен күзәтеп тора алдылар, икенче елга уңышка ирешер өчен инде бүгеннән ныклап әзерләнә башлау сорала. Һәрбер бала шуны онытмасын – бүген өйрәнелгәннәр киләчәктә үзләренә ярдәм итәчәк. Һәркем җиңүче булып бетә алмый, ләкин максатчан булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди