Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кыш көне машина йөртүчеләр нинди хата ясый?

Кыш көне машина белән идарә итү моделен бераз үзгәртергә туры килә.

Җәй көне тиз йөрергә мөмкин булса, кышын тизлек режимын бигрәк тә саклау мөһим. Борылышлар җитәкәндә дә алдан ук тормозга басасы була.

Салкын сезонда иң зур хата – җәйге стильдән кышка тиз генә күчә белмәү. Кайвакыт руль артындагылар бозлавыкта да җәйге юллардагы кебек йөри. Башка машиналар белән дистанцияне саклауга да бик игътибарлы булырга кирәк. Тайгак өслектә машинаның “тормоз юлы” да үзгәрә. Алда барган машина белән ике арадагы 15-20 метр гына аңа җитми, чөнки куркыныч мизгелдә тизлекне тиз генә киметеп булмаячак.

Тоныкланган фаралар, янган яки “утырган” лампочкалар аркасында караңгыда юлны начар күрәсең. Шуңа да кышын бөтен ут яктырткыч приборларын төзәтеп кую, аларны дөрес итеп көйләү зарур.

Тузган тәрәзә чистарткычларны да вакытында алыштырыгыз. Юллардагы химик реагентлар трассада тозлы томан барлыка китерә. Аларның тамчылары пыялага ябышып кибә һәм юлны күрү мөмкинлеген киметә. Аны гел чистартып торырга кирәк, тик иске “дворник”лар аны яхшылап кырып ала алмый.

Кар яуганда, машина тәрәзәсен чистарта торган җайланманы өскә таба күтәртеп калдыру гадәте дә бар. Белгечләр әйтүенчә, аларны озак вакыт күтәртеп калдыру механизмга зыян китерә, чөнки пружинасы тартылып йомшара. Шул сәбәпле “дворник” тәрәзәне яхшылап чистартмый. Бик теләгәндә дә бозлы тәрәзәне чистарта алмый, кул белән чистартасы була. Заманча машиналарда “дворникны” җылыту җайланмасы бар. Аны җибәргәч, бозлы тәрәзәгә ябышкан “дворник” берничә минуттан үзе куба.

Юлга чыгар алдыннан машинаны җылыту мөһим. Суык двигатель машина өчен зур стресс. Суыкта куерып киткән майны җылытып, ул насослар буенча  йөреп китсен өчен биш минут җитә. Автомобиль салмак хәрәкәт иткәндә дә җылынырга өлгерә. Амортизаторларны да җылытырга кирәклеген истән чыгармагыз. Баштагы ун-унбиш минутта тиз хәрәкәтләнмәскә тырышыгыз.

Дилбәр Гарифуллина

Фото: pixabay.com

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышкы юлда