Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә вакытмы?

Алтын көзнең матур, кояшлы, җылы көннәре артта калып бара, бу атнада көннәр суытып җибәрде, төнгә температура тагын да төшә, бу үз чиратында беренче бозлавыклар барлыкка килүгә дә ишарәли.

 

Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин автомобиль йөртүчеләрне кичекмәстән кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә чакыра. – Юл иминлеген һәр кеше үзеннән башласын. Кышкы тәгәрмәчләргә күчү хәстәрен алдан ук күрсен, – ди ул.

Районыбыз шиномонтажлары янында әлегә очы-кырые күренмәгән чиратлар юк, ләкин бу вакытлыча гына күренеш. Чөнки һава торышы һәркемне кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә үзеннән-үзе этәрәчәк. Ләкин бу вакытта да тәгәрмәчләргә бәйле төп шартларны онытмаска кирәк!

Техник регламент нигезендә, җиңел машинаның кышкы шина протекторы 4 миллиметрдан да ким булмаска тиеш. Ә протекторның оптималь тирәнлеге – 8 миллиметр. Әгәр дә ул 2 миллиметр тирәнлектә булса, тормозга баскач транспортның туктау юлы 70 процентка кадәр үсә, ягъни машина тиз генә туктый алмый, шуып бара. Шулай ук бер машинаның алгы тәгәрмәчләренә кышкы, арткысына җәйге резиналар кую да юлда куркыныч тудыра. Шуңа күрә, имин йөрү өчен кышкы тәгәрмәчләргә акча кызганмыйча, аларның тиешле таләпләргә җавап бирүен контрольдә тотарга кирәк, һәр резинаның да бер төсле булуы зарур: тәгәрмәчләрнең төрле җитештерүчеләрдән булуы да юлларда юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин. Административ хокук бозулар турындагы РФ кодексы нигезендә, шиналарга кагылышлы таләпләрне үтәмәгән очракта шоферларга 500 сум күләмендә штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди