Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кыз һәлак булган, егет - комада...

Үсмерләр бер-берсенә гашыйк пар булган, диләр...

16 нчы июнь көнне Иглин районында булган коточкыч фаҗига булган. Көндез 37 яшьлек такси йөртүче Ворошилов урамында көпә-көндез үсмерләрне бәрдерә. 

Тугызынчы сыйныф укучыларының аттестат алып кайтып килүләре булган. Тик Ворошилов урамында 37 яшьлек ир зур тизлектә алар өстенә килеп менгән.

Кыз шунда ук һәлак булган, шулай да, шаһитлар сүзләренчә, аның гомере өчен медиклар 40 минутка якын көрәшкән. Шулай ук урындагы халык 15 яшьлек малайның комада булуын хәбәр итә.

Дәүләт автоинспекторлары мәгълүматлары буенча, авариядә гаепле кеше исерек булган: алкотестер аның сулышында 1,732 промилле алкоголь булуын күрсәткән. Бу якынча бер шешә аракы дигән сүз.

Шофер җинаять урыныннан качып китәргә маташса да, тоткарлана. Урында тикшерү-оператив төркем эшли, дип яза Кызыл таң.

Үсмерләр бер-берсенә гашыйк пар булган, диләр...

 

Фото: bash.news.ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп