Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Машина йөртүчегә нинди препаратлар кабул итәргә ярамый?

Укучыбыздан сорау.

Күптән түгел социаль челтәрләрдә машина йөртүчегә кабул итәргә ярамый торган препаратлар исемлеген бастырдылар. Ул мәгълүмат хак идеме? Шул препаратлар исемлеген бастырып чыгара алмассызмы?

Сорауга җавапны район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин бирде:

– Шоферларга руль артына утырганчы нәрсәләр кулланырга ярамаганлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктында язылган. Анда машина йөртүчегә транспорт чарасын исерек хәлдә (алкоголь, наркотик яисә башка хәлдә), реакцияне һәм игътибарны начарайта торган дару препаратлары тәэсирендә, хәрәкәт иминлеген куркыныч астына куя торган авыру яисә арыган хәлдә йөртү тыела дип язылган. Ләкин ул пунктта препаратларның төгәл исемлеге юк. Әлегә даруларга кагылышлы закон проекты Дәүләт Думасында карала гына, әгәр киләчәктә шоферларга кулланырга киңәш ителми торган препаратларның төгәл исемлеге барлыкка киләчәк икән, без алар белән таныштырып узарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев