Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Мин гаепле, таныйм»

Закон бөтен кешегә дә бертигез шул, бу очракта да шоферга 30 мең сум штраф түләү каралды һәм машина йөртү таныклыгыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм ителде ул.

Бүген Балтачның 2нче суд участогында алкоголь кулланып машина белән идарә иткән шоферның эше каралды.

Р. абзыйны 6 май көнне өенә кайтып җитәргә берничә метр кала ДАИнең Балтач бүлекчәсе инспекторы туктата. Шофер үзенең алкоголь куллануын исендә тотып, барлык тиешле тикшерүләрне дә уза һәм барлык документларга да кул куя.

Суд барышында җитмеш ягында булган шушы абыйга карап, бер дә кагыйдә боза торган кешегә дә ошамаган бит сез, ничек спиртлы эчемлек кулланып руль артына утырдыгыз икән соң дигән соравым туды.

Судья Фәрит Шәрифуллин әлеге эш буенча хөкем карары чыгарырга чыгып киткәч, Р. абзый белән сөйләшеп киттек.

6 май көнне ул көне буе өйдә эшләдем, ди, кичен инде эшләр тәмамлангач, кичке аш вакытында бер-ике рюмка ныклы эчемлек кулланып куя. Көне буе өй юган кызы кибеткә алып барып кайтуны сорагач, аны-моны уйламыйча, машинасы белән чыгып китә һәм кайтыр юлда инде инспектор аларны туктата.

Закон бөтен кешегә дә бертигез шул, бу очракта да шоферга 30 мең сум штраф түләү каралды һәм машина йөртү таныклыгыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм ителде ул.

Мондый очракларны без кызыктан түгел, ә кемгәдер гыйбрәт булсын өчен язабыз. Алкоголь кулландыңмы, машина ачкычыңны кулыңа да алма, онытма, син үз тормышыңны гына түгел, башкаларныкын да кыярга мөмкинсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев