Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Мотоцикл гына бит димәгез...

Көн саен хәбәрләрдә мотоцикл, квадроцикл кебек транспорт чарасы катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйлиләр, язалар...

Алардан чыгып кына да балаларга мондый «уенчык» бүләк итмәскә кирәк дигән нәтиҗә ясарга кирәк тә бит, ләкин, бала сорый бит, ул яшьтәшләре янында текә булырга тиеш дигән уй белән әти-әни ахыргы нәтиҗәне уйламый, транспорт чарасын алып бирә һәм күп очракта бу аянычлы нәтиҗә күрсәтә. Мотоциклны алып биргәнче аның белән ничә яшьтән идарә итәргә яраганлыгын һәм әлеге транспорт чараларына кагылышлы башка кагыйдәләр белән район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин таныштырып узды:

«Бүгенге көндә мотоциклар күп төрле, алар ат көчләре белән аерылып тора. 50 кубка кадәргеләрен учетка куярга һәм шулай ук иминиятләштерергә дә кирәкми. Мондый төргә кергән мотоцикллар белән идарә итү өчен 16 яшь тулган булу, „М“ категориясе („М“ категориясенә 16 яшьтән инде укып була, бүгенге көндә безнең ДОСААФта укып булмый, бу категорияне Арчада укып алып була — З.Ф.) һәм шлем булу кирәк. 50 кубтан артып китә икән ат көче, бу очракта „А“ категориясе кирәк була (шулай ук Арчада укып алып була), ә аңа 18 яшь тулгач кына укып була. Мондый төргә кергән мотоциклларны учетка да куярга һәм шулай ук иминиятләштерергә дә кирәк. Әлбәттә, идарә иткән вакытта шлем кию дә мәҗбүри. 


Шулай ук соңгы вакытта районыбызда питбайк-лар да күбәеп китте, алар спорт инвентаре буларак баралар, ягъни спорт ярышларында кулланыла торган транспорт чарасы булып торалар. Алар белән махсус мәйданчыкларда гына йөрергә ярый. Ул урыннарга барганда питбайклар белән идарә итеп барырга рөхсәт ителми, алар прицепка урнаштырылып барырга тиеш. Әгәр инде юлга чыгып йөриләр икән, бу очракта штрафка тартылалар. 
Шуны да искәртеп узасым килә. Һәрбер яшүсмер егетнең мотоциклда йөреп карыйсы килә. Әгәр дә мотоцикл белән идарә иткәндә ЮХИДИ хезмәткәрләренә очрыйлар икән, качмасыннар иде. Качып, алар үзләренең гомерләрен куркыныч астына куялар. Качкан очракта да без ул мотоциклны һәм аның белән идарә итүчене эзләп табабыз, чөнки ул безнең машинаның видеорегистраторына язылган була. Ул очракта инде штрафлар күләме дә арта.


Күптән түгел бер авыл көненнән соң мотоцикл белән идарә итүче ЮХИДИ хезмәткәрләрен күргәч, качарга уйлый. Әзрәк баргач ул егылып, кулын сындыра. Әлеге мотоциклчы алкоголь кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән булып чыкты. Шулай ук моңарчы исерек килеш инспекторларга эләгеп, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән дә булган инде. Бу шоферга карата җинаять кодексы нигезендә җинаять эше кузгатылды».
Районыбыз юлларында мотоцикл, скутер, мопед белән идарә итүче яшүсмерләр елдан-ел күбрәк очрый. Йөртүгә хокукы булмый торып, техника белән идарә итәргә алынган балигъ булмаган балаларга 5-15 мең сум күләмендә штраф каралган һәм ул идарә иткән техника махсус стоянкага җибәрелә. Ә инде балага әле 16 яшь тә тулмаган икән, бу очракта инде әти-әни дә җаваплылыкка тартылып, бала профилактик исәпкә алыначак. Ул идарә иткән техника чарасы шулай ук махсус стоянкага җибәреләчәк. Әти-әни балаларына мотоцикл алып биргәндә аның уенчык булмавын аңлап эш итсен иде, мопед белән скутер да гомер өчен куркыныч тудыра торган техника чарасы булып тора. Туры юлдан гына бала йөри алырга да мөмкин, ләкин бит юлда нинди генә хәлләр килеп чыкмаска мөмкин. Сезнең бала аларга әзерме? Без кисәтәбез! Ә ул кисәтүләрне кабул итү һәм үтәү һәрбер әти-әнинең, баланың үзеннән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мотоцикл сак булыгыз