Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Пычрак номер белән йөргән өчен шофер машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәме?

Сорауга район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин җавап бирде.

— Пычрак номер белән йөргән өчен шофер машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин дип ишеттем. Ачыклык кертегезче?

Сорауга җавапны район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин бирде:

— Юк, пычрак номер өчен түгел ул. 2024 елның 14 октябреннән 342-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде, ул Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.2 маддәсенә үзгәрешләр кертте. Аның нигезендә автомобильнең номеры урынына откидной рамка яки транспорт чарасының номерын яшерү өчен яктылыкны кире кайтара торган пленкалар яки башка махсус җайланмалар кулланган очракта, машина йөртү хокукыннан 1 елдан алып 1 ел да 6 айга кадәр мәхрүм итү каралган. Ә номерны яшерү өчен кулланган җайланма конфискацияләнә. Моннан тыш, дәүләт теркәү билгесеннән, ягъни номердан башка яки төрле җайланмалар ярдәмендә номерны укымаслык итеп үзгәрткән очракта да алда әйтеп үтелгән җәзалар каралачак. Шоферлар бу очракта да 1 елдан 1 ел да 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев