Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Районыбызда «Куркынычсызлык каешы» операциясе уза

Иминлек каешын эләктермәгән йөртүчеләргә –1000 сум, пассажирларга 500 сум штраф түләргә туры киләчәк.

Районыбызда «Куркынычсызлык каешы» операциясе уза. Бу чорда техника йөртүчеләрнең генә түгел, пассажирларның, аеруча балаларның куркынычсызлык каешы белән бәйле кагыйдәләрне төгәл үтәве күз уңында булачак.

исегезгщ тцшерщбез, транспорт дисциплинасы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүче һәм алгы утыргычның пассажиры өчен – 50% ка, арткы утыргычлар пассажирлары өчен – 25% ка киметә. Опрокидываниядә куркынычсызлык каешын эләктергән вакытта исән калу мөмкинлеген биш тапкыр арттыра.

Кызганычка каршы, район юлларында шушы сәбәпләр нәтиҗәсендә административ җаваплылыкка тартылучылар саны кимеми. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан әлеге кагыйдәне бозучылар гел тоткарланып тора.

Кагыйдә бозуга каралган штраф бәясе 1000 сумны тәшкил итә. Ләкин ничек кенә булмасын, күп шоферлар иминлек каешын гомерне саклап калу чарасы итеп түгел, ә штраф «чәпемәсеннәр» өчен куллана. ЮХИДИ тармагында  шундый әйтем бар – кагыйдәләр кан белән языла, бу сүзләрне беребез дә онытмасак иде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев