Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Район үзәгендә тагын бер хуҗалыкка машина керә язды

Үзәк мәчет тирәсендә шофер кеше машинасын калдырган да, үз йомышы белән китмәкче булган. Әмма машина шул арада кузгалып китеп, юлдан җәяүле сукмагына төшкән, һәм каршыдагы коймага бәрелгән.

Шофер артыннан барып караган, ләкин туктата алмаган. Шөкер, берәү дә зыян күрмәгән, ярый әле тротуарда җәяүлеләр, балалар туры килмәгән . Шуңа күрә ЮХИДИ хезмәткәрләре үр тирәләрендә машинаны кул тормозына (ручникка) куймыйча калдырмаска куша, “ручникка гына куеп түгел, машинаны скоростька да куеп калдырырга кирәк”, ди алар.

Юлларда сак булыйк, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп