Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Рейдлар үткәрү зур һәлакәтләрдән саклый

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу, бигрәк тә каршы як полосага чыгу, тизлек арттыру, исерек килеш руль артына утыру, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш йөртү тора.

Шушы тупас кагыйдә бозуларны булдырмау максатыннан, атна саен рейдлар оештырыла. Аның нәтиҗәсендә 26 беркетмә төзелде. Аларның 2се транспорт белән исерек килеш идарә итүчеләр, 13е иминлек каешы эләктермәүчеләр, 2се балаларны махсус утыргычка утыртмыйча йөртүчеләр, 2се штрафын вакытында түләмәүчеләр, 1се пычрак номерлы машинада йөрүче, тиешле урыннан чыкмаган 3 җәяүлегә, 2се иминиятләштерелмәгән машинада йөрүче һәм 1 полиция хезмәткәренең транспорт чарасын туктату турындагы законлы таләбен үтәмәгән өчен. Киләчәктә юлларда кагыйдәләрне үтәп, бер-беребезгә игътибарлы булсак иде дигән теләктә калабыз.

Балтач районы ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250