Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Салавыч укучылары республика күләмендә җиңү яулый (фото)

Конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, велосипедта куркынычсыз йөрү күнекмәләрен, беренче ярдәм күрсәтү осталыгын һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

23-26 май көннәрендә «Кама Артегы» балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял һәм мәшгульлекләрен оештыру үзәге территориясендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика конкурсының финалы узды. Финал өлешендә барлыгы 56 команда катнашты.

Конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, велосипедта куркынычсыз йөрү күнекмәләрен, беренче ярдәм күрсәтү осталыгын һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Конкурста район этабында җиңү яулаган Салавыч күппрофильле лицее командасы (җитәкчеләре Ранил Гыйләҗев) беренче урын яулады.

Шәхси зачетта кызлар арасында Эллария  Саттарова – өченче, Кәрим Галимҗанов - беренче , Алмаз Гарифуллин икенче урын яулады.

"Куркынычсыз тәгәрмәч" республика конкурсы җиңүчеләрен Балтач районына керү чигендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов, Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесы Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Һадиева һәм Салавыч күппрофильле лицее директоры Нурсил Заһидуллиннар каршы алып, балаларны һәм команда җитәкчесен лаеклы җиңүләре белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев