Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Шоферлар, кая ашыгабыз? Тагын бер югалту...

7 август көнне 22 сәгать 14 минутта Биектау районында коточкыч юл фаҗигасе була.

Казан-Малмыж юлының 34нче километрында, Малмыж ягыннан Казанга таба баручы, “Шкода Рапид” машинасы белән идарә итүче хатын-кыз каршы як полосага чыгып, “ЗАЗ Шанс” машинасына килеп бәрелә.
Авария нәтиҗәсендә “ЗАЗ Шанс” машинасының шоферы урында ук һәлак була. Ә аның белән бергә булган 4, 6 һәм 7 яшьлек балалар төрле тән җәрәхәтләре ала. Бер бала бик авыр хәлдә, дип хәбәр ителә чыганакта. “Шкода” шоферы бу авариядә җәрәхәтләр алмый.
ТР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, биредә юл эшләре алып барылган булган һәм шулай ук бу урында юл кагыйдәсе буенча узарга да ярамаган.

Фото: https://www.instagram.com/p/CSTf7u4t5FP/?utm_medium=c..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев