Татарстанда җиңел машина поездга бәрелеп, дүрт кеше һәлак булган
Тугызынчы модельле "Лада" машинасы Волгоградтан Нижневартовскига бара торган поездга бәрелгән.
(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Татарстанның Буа районында поезд белән "тугызлы" машинасы бәрелешеп, дүрт кеше һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәтттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр ите.
Кошкино-Шимяково автоюлы аша чыга торган көйләнми торган кичүдә булган авария турында хәбәр кичә кичке җидедә 112 номерына килгән. Тугызынчы модельле "Лада" машинасы Волгоградтан Нижневартовскига бара торган поездга бәрелгән.
Машина йөртүче һәм өч пассажир урында һәлак булган.
Авария нәтиҗәләрен бетерүдә 16 кеше, шул исәптән 5 коткаручы эшләгән.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев