Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Тишелгән тәгәрмәч аркасында «Мерседес»ның шоферы һәм пассажиры һәлак булган

Автомобиль һәлакәтенең факты буенча тикшерү үткәрелә, берничә экспертиза үткәрү билгеләнгән.

Башкортостанның Йәрмәкәй районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган дип хәбәр итә төбәк дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, авария көндез Рятамак — Яңа Сулли автомобиль юлының 1 км булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 49 яшьлек ир-ат идарә иткән «Мерседес GL 450» хәрәкәт барышында кюветка төшеп китә.

Шофер ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак була. Аның 47 яшьлек пассажиры шул ук көнне кич хастаханәдә вафат була. Бер версия буенча, машинаның юл читенә төшеп китүенең сәбәбе хәрәкәт вакытында тишелгән арткы тәгәрмәч булган.

«Искәртеп узабыз, машина йөртүче элек исерек хәлдә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән иде, юл — транспорт һәлакәте вакытында куркынычсызлык каешы белән бәйләнмәгән булган», — дип белдергәннәр ведомствода.

Автомобиль һәлакәтенең факты буенча тикшерү үткәрелә, берничә экспертиза үткәрү билгеләнгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев