Руль артында 59 (!) исерек
Бу безнең районда...
Статистика күрсәтуенчә, Россиядэ бер елда гына да 26 меңнән артык кеше юл һәлакәтенэ очрап, бакый дөньяга күчэ. Көндәлек тормышта бу турыда уйлап та карамыйбыз. Тик шунысын онытмыйк: юлларны имин иту- узебезнең кулларда! Шунысы аяныч- бер кешенен җавапсызлыгы аркасында башкалар да зыян курэ. Жавапсыз шофер кайбер очракларда бер гаепсез кешеләргэ купме зыян сала! Кызганычка каршы, спиртлы эчемлек кулланып та руль артына утыручы шоферлар да очрап тора. Районыбыз юлларында тугыз айда 59 шундый шоферга беркетмэ төзелде. Штрафларның зур булуы да, юлларда кыйммэтле машиналарның куп булуы да рульгә спиртлы эчемлек кулланып утырганчы уйланырга мәҗбүр итәргэ тиеш ләбаса. Зур игътибар сорый торган кагыйдэ бозулар- машина йөрту таныклыгы булмыйча яки аннан мәхрум ителеп тә руль артына утыручылар, каршы як полосага чыгу кагыйдэсен бозучылар, хәрәкәттә жәяүлеләргэ яисә юл хәрәкәтендә хәрәкәт өстенлегеннэн файдаланучы башка катнашучыларга өстенлек бирмәүчеләр, иминлек каешын элэктермичэ йөрүчеләр, балаларны махсус жайланмасыз утыртып йөрүчеләр хэм юл кагыйдәсен бозучы жәяүлеләр. Шушындый юл кагыйдәләрен бозучыларны кисәту максатыннан ЮХИДИ һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре атна саен рейдлар оештыра. Мәсәлән, сентябрь аенда булган рейдлар нэтижэсендэ 55 юл кагыйдэсен бозучыга беркетмэ тозелде, шуларнын 2 спиртлы эчемлеклэр эчеп транспорт белэн идарэ иткән өчен, 1 правасы булмаган килеш идарә итуче, 1 каршы як полосага чыгу кагыйдәсен бозучы, 11 куркынычсызлык каешын такмаучылар, 3 җәяүлегә, 2 баланы креслосыз йөртүчегә., 6 укып булмый торган номерлы машина белән идарә итүче. 3 машина махсус саклау урынына куелды. Юл хәрәкәтендә катнашучының төп бурычы- кагыйдәләрне утәу бит югыйсэ. Һэрберебез дэ игътибарлы булсак кына һәлакәткэ юлыкмабыз, исән-сау булырбыз. Барыбызга да имин юллар насыйп булсын!!!
Лилия Һадиева
ЮХИДИ хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев