Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Җәяүле балалар аварияләргә сәбәпче булмасын!

Кышкы каникуллар башлана, уяулыкны арттыру сорала.

2018 елның 11 аена Республика буенча 16 яше тулмаган балалар катнашы белән 572 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуларда 14 баланың гомере өзелде һәм 595 бала тән җәрәхәтләре алды. Бу аварияләрнең яртысы җәяүле балалар катнашы белән. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырсак, 21 очракка күбрәк. Тиздән кышкы каникуллар башлана. Бөтен җир акка күмелгән көннәрдә бер баланың да өйдә генә утырасы килми. Балалар шугалакка тимераякта шуарга, чаңгы трассасына шуарга бармыйча калмыйлар. Әлбәттә инде алар юл аркылы чыгарга мәҗбүр булалар. Төрле юл һәлакәтләренә дучар булмасыннар өчен балаларыбызга кат-кат юл кагыйдәләрен исләренә төшереп торсак та артык булмас. Ә инде җиде яше тулмаган баланы үзен генә урамга чыгару бөтенләй дә ярамый. Чана шуар өчен тауларны машина юлыннан ераграк җирдә ясавыбыз хәерле. Кичләрен караңгы бик тиз төшә. Балаларыбызның саклыгы өчен киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдыру аларның гомерен саклап калу өчен бик тә кирәк. Караңгы вакытта кара киемле дә булса, шоферга җәяүлене күрүе кыенлаша, ә яктылык кайтарткычлар күрү аралыгын 3 тапкырга кадәр арттыралар. Яктылык кайтарткычларны җәяүлеләрнең барсына да тагып йөрсә дә артыгы булмас, чөнки статистика күрсәткәнчә җәяүлене бәрдергән аварияләрдә күбесе караңгы вакытта җәяүлене күрмәү сәбәпле килеп чыга.

Хөрмәле әти-әтиләр, иң зур байлыгыбыз - балаларыбызга игътибарлы булыйк! Беребезгә дә балалар хәсрәте күрергә язмасын! Хәвеф-хәтәрсез, имин булсын юлларыбыз!

erid: 2VtzqwTSgT9

 

Лилия Һадиева,
Балтач юл хәрәкәте инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юллларда

erid: 2VtzqwTSgT9