Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ялларда Балтачта 3 исерек машина йөртүче тоткарланган

Ял көннәрендә Балтач районы буенча руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган килеш утырган 3 шофер тоткарланган.

Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүмат буенча ялларда 3 кешегә спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен беркетмә төзелгән.

Татарстан буенча бу сан 244кә җиткән. Шуларның 15 инде икенче тапкыр исерек килеш руль артына утырып эләккән.

Дәүләт автоинспекция хезмәткәре искәрткәнчә спиртлы эчеклекләр кулланган килеш руль артына утырып хокук бозган өчен, 30 мең сум административ штраф һәм 1,5 - 2 елга кадәр машина йөртү хокуыннан мәхрүм итү каралган. Кабат шулай ук хокук бозу очрагы теркәлгәндә, хокук бозучыны Россия УК 264,1 статьясы нигезендә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

erid: 2VtzqwTSgT9

ЮХИДИ хезмәтәрләре юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек шофер ЮХИДИ бүлеге

erid: 2VtzqwTSgT9