Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелгән

Юл фаҗигасе М-7 трассасында килеп чыккан.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). М-7 автомобиль трассасының 750 нче чакрымында – Яшел Үзән районына караган өлешендә кичә иртән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте Ходяшово тимер юл станциясеннән ерак түгел урында булган – йөртүчесе бозлавыкта идарәне югалткан һәм авыр йөк машинасы юл читенә төшеп киткән.

Бераз вакыт узу белән фураның юл кырыенда калган тагылма арбасына “ВАЗ-2107” автомобиле килеп бәрелгән.

Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүче ир-атның гомере өзелгән. 

 

видео: соцсети

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте