Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ Татарстан машина йөртүчеләренә начар һава шартларында юлларда куркынычсызлык турында искә төшерә

Бүгенге көндә республикада начар метеорологик шартлар саклана. Машина йөртүчеләрнең начар һава торышына битараф каравы күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Мәсәлән, 9 февральдә Казан-Шәмәрдән трассасында Ford шоферы һава шартларын тулысынча бәяләмичә башка автомобиль белән бәрелеште. Нәтиҗәдә, Ford шоферы һәм аның пассажиры юл-транспорт һәлакәте урынында үлә.

Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе начар һава торышында юлда иминлекнең төп чаралары турында искә төшерә. Машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән тизлек белән түгел, ә куркынычсызлыкка таянып эш итәргә тиеш. Каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү кебек куркыныч маневрлардан, тыелырга чакыра.

Автомобиль салонында барысы да куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр һәм артта – 7 яшькә кадәр автокреслода йөртергә кирәк.

Җәяүлеләргә дә начар һава торышында саграк булырга кирәк: барлык машиналарның да сезне үткәрүенә инанып юлны җәяүлеләр кичүеннән  чыгарга, тәүлекнең караңгы вакытында киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетү кирәк.

«Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе һава шартлары начарланганда, машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә барудан тыелырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә", - дип хәбәр итте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин.

Чыганак: ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек юлларда