Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Зәлиябез янәдән... “Автоледи”

Ел саен зур оешканлык белән үтүче "Автоледи" бәйгесе быел күңелдә ниндидер "юшкын" калдыргандай тоелды.

Алдагы елларда 9 райондашыбыз үз көчләрен сынап карарга теләсә, быел исә "Автоледи" исеменә көрәш 4 кенә гүзәл зат арасында барды.
Бәйгенең төп шарты - үз машинаң булу иде. Бу шарт катнашучылар өчен бары плюс кенә булып тора, чөнки үзеңнең "тимер ат"ыңны бөтен яклап өйрәнеп беткән буласың инде. Шулай да иң беренче чиратта катнашучыларыбызның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре тикшерелде. Биредә кемдер уйлап эш итеп җиңсә, кемдер ашыгып хаталанды. Шулай да әлеге турдан соң ук алга китүчеләр күренә башлады кебек. Икенче этапны үтү өчен кызлар "Балтач сөт-май комбинаты" янәшәсендә урнашкан махсус полигонга юл алды. Биредә аларны дүрт төрле сынау көтә иде - "въезд в бокс", "параллельная парковка», алга һәм артка "змейка" ясау. Гүзәл затларыбыз тырыша-тырыша әлеге күнегүләрне ясаганда, мин үзем дә рульдә утырган кебек һәрберсе өчен борчылып, җан аттым.
Беренче булып сынауларны үтәргә берсе дә атлыгып тормады, алай да Зәлия Шакирова (рәсемдә уңнан икенче) тәвәккәлләде. Икенче мәртәбә әлеге бәйгедә катнашучы адашым моннан ике ел элек җиңүче булып танылган иде. Бу юлы да җиңүгә омтылышы зур булды аның, дөрес эшләмәгән элементларны яңадан кабатлап, икенче омтылыштан булса да чиста эшләүгә иреште. Инде бар да артта калды, дип машинасыннан чыкканда аның хис-тойгыларын беләсем килде.
- Артык каушамадым, алай да тиз генә эшләп куясым килү теләге аркасында хата җибәрдем. Болай мин үземнән канәгатьмен, - ди Зәлия. Аннан соң калган катнашучылар да тиз-тиз генә тиешле биремнәрне үтеп чыгарга тырышты, нәрсә дисәң дә йөреп чыккан вакытың да зур роль уйный биредә. Чөнки җиңүчеләрне билгеләгәндә вакытларына карыйлар. Район ЮХИДИ һәм ДОСААФ хезмәткәрләре җиңүчеләрне билгеләгән арада, кызлар моңарчы елларда үткәрелгән бәйгеләрне, республика күләмендә үткәрелә торганында нәрсәгә игътибарлы булырга кирәклеген сөйләштеләр, бер-берсенә киңәшләр дә бирделәр.
Көткән чакта вакыт һәрчак әкрен узган кебек тоела, бу юлы да шулай булды. Җиңүчеләрне игълан итүләрен түземсезлек белән көтеп алдык. Узган ел районкүләмендә икенче калып, республикада Балтач данын яклаган Миләүшә Ермолаева быел дүртенче урынны алды. Өченче урында иң тәҗрибәле шофер - Гөлназ Минһаҗева булса, Фирүзә Котдусова икенче урында булуына чиксез шат иде. Ә менә җиңүче буларак Зәлия Шакирова танылды һәм җиңүче исемен үзенә кире кайтарды. Хәзер инде аның алдында төп бурыч - республикага барып, Балтачыбыз гүзәл затларының иң оста шофер булуларын дәлилләү.
PS. Бәлки алдагы елларда һәр оешмадан бу ярышларга хатын-кыз шоферларны ихтыяри-мәҗбүри катнаштыру кулай булыр?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250