Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

100 меңнән артык татарстанлы төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирде

Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.

2022 елда җәмәгать киңлекләре һәм 200 ишегалды өчен 111 мең кеше тавыш биргән инде. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында үз тавышыңны 30 майга кадәр бирергә мөмкин.

Тавыш бирүдә казанлылар (33 мең кеше) иң актив булып чыкты, икенче урында Чаллыда яшәүчеләр (10 мең кеше). Лидерлар өчлеген Түбән Кама йомгаклый (9,6 мең).

Парклар өчен тавыш биреп, Татарстан халкы «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларын сайлый ала. 200 йорт яны территориясендә эшләр өстенлекле тәртиптә башкарылачак. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен, тавыш бирү сораштыру белән алып барыла, анда ишегалды проблемаларын билгеләп үтәргә һәм төзекләндерү буенча үз теләкләре турында сөйләргә мөмкин. Әлеге категориядә тавыш бирүдә 56 мең татарстанлы катнашты.

Һәм, ниһаять, катнашучылар Казансу елгасының үсеш стратегиясе кысаларында Яр буе зоналарының үсеш өстенлекләрен сайлый алачак. Республиканың 21 мең кешесе үз фикере белән уртаклашкан инде.

Чыганак: «Татар-информ» , digital.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ял паркы тавыш бирү безнең ишегалды дәүләт хезмәтләре порталы җәмәгать киңлекләр һәм ишегаллары өчен тавыш бирү