Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

175 мәктәптә атыш вакытында зыян күргән Мулланур абый: “Исән калганнар ничек тә яшәрбез”

Мулланур Мостафин үзенә беренче ярдәм күрсәткән табибларга рәхмәт әйтеп кайткан.

Мулланур Мостафин үзенә беренче ярдәм күрсәткән табибларга рәхмәт әйтеп кайткан. Аңа 7 шәһәр хастаханәсендә ике бригада табиб операция ясаган булган. “ВТ” журналисты Мулланур абыйның хәлләрен белеште.

– Күпме генә онытырга тырышсам да, куркыныч хәлләр исемнән чыкмый әле, – ди ул. – Ул көнне мин ишек алдында йөргән кешене күреп алдым. Ату тавышы да ишетелде. Этләргә аталар, ахыры дип уйладым. Баксаң, ул китапханәгә килгән кызга аткан икән. Әле ярый кыз качып котылган. Шуннан соң ул безгә таба килә башлады. Нидер булыр дип дип уйламадым да. Ә ул ишектән кергәнче үк тәрәзә аша миңа атты. Шундук егылдым. Ишектән керүгә тагын башыма төбәде. Идәндә ятуым аркасында ядрә читтәнрәк очып китеп, миңа аның кыйпылчыгы тиде. Үзем кан эчендә ятсам да, башкаларны уйладым. Хатыным Әлфия исән микән дидем. Һич кенә дә сабыйларга атар дип уйламадым. Дөрес, өлкәннәргә зыян килер инде дигән идем, анысы.

Мулланур абый “Ашыгыч ярдәм” машинасы килгәндә дә үз аңында була.

– Авылда чакта комбайн астында калган идем. Ул чакта беттем, үлдем дигән уй килде. Ә монда исән каласыма ышандым. Шуңа үземне тыныч тоттым. Табибларга чиксез рәхмәт. Иң беренче ярдәм күрсәтүчеләргә әллә кайчан рәхмәт әйтәсе идем. Гел операциядә иделәр. Ниһаять, барысы да буш вакытны туры китердек. Башымны матурлатасы бар әле. Әлегә баш киеме киям. Октябрь аенда тагын бер операция көтелә.

Мәктәптә үлгән сабыйлар хакында аңа Мәскәүдә әйтәләр.

– Шул балаларны бик кызганам. Ничекләр кулы күтәрелде икән, дим. Һәлак булган укытучылар да уемнан чыкмый. Исән калганнар ничек тә яшәрбез, – ди ул. – Мин Илназны беләм бит. Андый каты бәгырьле түгел иде ул. Мин аның кире чыкканын күрдем. Ул кара озын киемнәрен салган, кулын өскә күтәргән иде. Барысын да онытасы килә. Тик булырмы?

Гөгенә Шиһапова

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанның 175 нче мәктәбе