Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

19 яшьлек кыз суга батып үлгән: кабартылган боҗрасы коткармаган

Илдә тәүлек эчендә 29 кеше суга батып үлгән. Шуның бишесе – балалар.

Кичә Теләче районының Макс күлендә 19 яшьлек кыз су коенмакчы булган. Йөзә белмәгәнлектән, балаларның кабартылган боҗрасы белән суга кергән. Бу хакта “Татар-информ” Россия МЧС матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

«Кабартылган боҗрасы кулыннан шуып киткән дә кыз суга баткан. Фаҗигане күреп торган бер ир-ат мәетне судан тартып чыгарган. Яр буенда “Коенырга ярамый!” дигән белдерүләр урнаштырылган булган», – диелгән хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, илдә тәүлек эчендә 29 кеше суга батып үлгән. Шуның бишесе – балалар. 9 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 39 кешенең гомере өзелгән. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 20 процентка зуррак сан бу.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147471/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев