Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

19 июньдә "Волга» эксперт штабы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү турында фикерләшә

Белгечләр онлайн-15 сәгатьтә җыелачак, барлык теләүчеләр аларга сораулар бирә алачак.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). «Волга» клубы экспертлары иртәгә, 19 июньдә, Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек турында фикер алышачак. Очрашу онлайн узачак, ул 15 сәгатькә планлаштырылган.

"Катлаулы эпидемиологик вәзгыять тавыш бирүне үткәрүгә нинди таләпләр куя? Җәмгыять яңалыкларны кабул итәргә ни дәрәҗәдә әзер? Чыннан да, тавыш бирү барышын күзәтүчеләр сыйфатында танылган блогерлар катнашачакмы?" - ише сорауларны оештыручылар экспертларга юллаячак.

Утырышта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, Гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек буенча РФ Иҗтимагый палатасының эшче төркеме әгъзасы, милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич катнашачак.

Фикер алышуга җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгечләр: Россия политконсультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов, җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Россия ассоциациясе президенты Станислав Наумов, «Җәмәгатьчелек фикере» фонды проектлары социологы һәм директоры Лариса Паутова да кушылачак.

Шулай ук онлайн-фикер алышуда «Дәүләт һәм бизнес элемтәләре буенча белгечләрнең милли мигасы» («GR-лига») коммерцияле булмаган партнерлыгы президенты Марат Бәширов һәм «бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясенең башкарма директоры Алена Булгакова катнашачак.

Барлык теләүчеләр экспертларга турыдан-туры трансляциягә комментарийлар бүлегендә сораулар бирә алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү волга