Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2 август - һава-десант гаскәрләре көне Бәйрәм белән, зәңгәр беретлылар! (+фото)

«Корабльдән аерылганда колак артында көчле мотор гүләвен, ирекле төшү тизлеген татымаган беркем дә десантчының горурлыгын, аның дәрәҗәсен аңлый алмас...»

Без, бүгенге көндә запастагы хәрбиләр, һава-десант гаскәрләре ветераннары һәм, гомумән, илебез халкы, үзебезнең гаскәрнең Бөек Ватан сугышында, безгә тыныч тормыш яулауга шушы 88 еллык эшчәнлеге чорында халык алдында, бөтен дөнья халыклары алдында хөрмәт һәм дан казануы белән горурланырга хакыбыз бар. Самолетлар десантчыларны бишәр һәм аннан да биек чакрымнардан яки киресенчә бик түбәннән очып төшергәннәр. Тавышсыз, моторсыз һава кораблары - планерлар белән десант кына түгел, ә дошман камалышында калган торак пунктларга азык-төлек, корал, медикаментлар, табиблар һәм башка хәрби белгечләр дә төшерелә. Бөек Җиңүгә керткән батырлыклары өчен дистәләрчә мең десантчы-сугышчылар орден һәм медальләр белән бүләкләнә, ә 126 десантчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу батырлар арасында райондашларыбызның да булуы белән без чын-чынлап горурланабыз. Безнең чор десантчылары да Әфганстан, Кавказдагы һәм башка «кайнар нокта»ларда катнашып, зур батырлыклар кылдылар, каннарын койдылар, яу кырында башларын салдылар…  Без барыбыз да үлем киртәсен кичеп кайткан ир-егетләр! Әйе, барыбызны да Ватан алдындагы бурычларыбызны үтәгәндә, каршыбызда үлем сагалады! Безнең һәрбер сикереш - үзе зур батырлык!  Хәер, безнең чорда чирек гасырдан артык гаскәрләребезне җитәкләгән командующиебыз В.Ф.Маргелов әйткәнчә: «Корабльдән аерылганда колак артында көчле мотор гүләвен, ирекле төшү тизлеген татымаган беркем дә десантчының горурлыгын, аның дәрәҗәсен  аңлый алмас...»

Россия Президенды Владимир Владимирович Путин да безнең гаскәрләргә олы хормәт һәм ышаныч белән карый: "Десантчыларның хәзерге буыны алдагы буынның патриотик һәм хәрби традицияләрен хөрмәт итә, Һава- десант гаскәләренең "бездән башка беркем түгел" дигән легендар девизының гаделлеген исбатлый. Һава десанты гаскәрләре сафларында хезмәт итүчеләр җитди сынауларга һәрвакыт әзер кыю һәм көчле кешеләр булдылар", - Аның бу сүзләре аның безне һәрбер котлавында искә алына.

Районыбызда яшәүче барлык гаскәрдәшләребезне ВДВның 88 еллыгы белән котлыйбыз! Әйе, безгә "Бездән башка, беркем дә" дигән принцип белән хезмәт итүче десантчыларга батырлык, теләсә нинди хәлдә дә курку белмәү сыйфатлары хас. Безнең гаскәрләр һәрвакыт илебезне саклаучы һәм Россиянең горурлыгы булдылар. Бәйрәмебез  курку белмәс йөрәкләребезгә тагын да көч өстәсен. Гаиләләребезне кайгы-хәсрәт читләтеп узсын. Зәңгәр күк төсендәге беретларыбызга, десанчы дигән горур исемгә тап төшермик , һәрвакыт эшебез һәм гамәлләребез һәм яшәү рәвешебез белән  башкаларга өлге булыйк. Ә барча райондашларыбызга, һәрбер гаиләгә тыныч күк йөзе, озын гомер, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете насыйп итсен. Һәммәбезгә дә уңышлар юлдаш булсын, һөнәри бәйрәмебез белән, гаскәрдәш дусларыбыз!

 

ФӘРИТ Шәрифуллин, Әфган сугышы ветераны,

 ВДВ ветераннарының район советы рәисе. 

РАМАЗАН Фәрзиев, авыл хәбәрчесе,  

ВДВ ветераннарының район район советы члены.

 

Фото: Рәсүл Фәрзиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВДВ