Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2021 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 245,7 км юл ремонтланган

Узган ел Татарстанда илкүләм проект буенча 5 млрд сумга 245,7 км юл ремонтланган

«Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган юллар ремонтына моннан тыш, өч зур проектка 7 миллиард сум юнәлтелде. Аларның берсе — Казан — Шәмәрдән автомобиль юлын ремонтлау. Әлеге объект 2021 елда файдалануга тапшырылды. Казанның Несмелов урамыннан М-7 трассасына кадәр төзелә торган юлны — 2023 елда, Зур Казан боҗрасы магистралендәге участокны 2024 елда кулланышка тапшыру планлаштырыла.

Шулай ук Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертүгә 370 миллион сум бүленгән. Бу финанс чараларына камералар, юл хәрәкәте көчен ачыклау датчиклары, хәрәкәт белән автомат идарә итү системалары, авырлык контроле системалары сатып алынган, юл хәрәкәте белән идарә итү платформаларын булдыру эшләре башкарылган.

Чыганак:tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев