Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2025 елда һәркем бәхетле, тыныч тормышта яши башласын иде

Бөек Ватан сугышы вакытларында да, юклык заманнарда да халык күмәк бәйрәмнәр, кичке уеннар оештырып авырлыкларны әзгә генә булса да онытып торганнар

Чапшар авылы клубы мөдире Гүзәлия Вәлиева: 

Әле генә каршылаган кебек идек, менә 2024 ел үтеп тә китте. Илдәге вәзгыять башланганнан бирле мәдәният өлкәсендә эшләү бик тә авырлашты, бигрәк тә безнең кебек бер гаилә булып, һәр кайгы-шатлыкны бергә уртаклашып яшәүче кечкенә авылда. Шулай да татар халкы гомер буе авыр хәсрәтләрне җыр-моң белән баскан. Бөек Ватан сугышы вакытларында да, юклык заманнарда да халык күмәк бәйрәмнәр, кичке уеннар оештырып авырлыкларны әзгә генә булса да онытып торганнар. Без дә көчле рухлы, бердәм авылым халкы белән бик күп матур чаралар үткәрдек, район, республика, регионара, бөтенрәсәй күләмендәге конкурсларда зур үрләр яуладык. Ничек кенә авыр вакытлар булса да, авылда үсеп килүче буын бар. Аларның күңеленә — бала чагы, яшьлеге каһәр суккан сугыш чоры булып, авыр хатирәләр белән генә кереп калмасын иде дип уйлыйм.

Авылда узган һәр чарада безнең тынычлыгыбызны саклаучы батыр егетләребезнең әти-әниләрен, гаиләләрен хөрмәтләп үттек. Шулай ук гаилә елы уңаеннан узган «Гаилә — дәүләт нигезе» бәйрәмендә дә иң элек аларның гаиләләрен зурлап, аннан авылыбызның киләчәге булган — күпбалалы яшь гаиләләрне һәм бергә озак гомер итүче гаиләләрне хөрмәтләдек.

Ел әйләнәсендә бик күп хәрби сеткалар үрдек, блиндаж шәмнәре ясадык, гуманитар ярдәмнәр җыеп тапшырдык. Авыл халкын хөрмәт итеп, алар белән килешеп, һәрвакыт аралашып яшәсәң, эшләсәң генә уңышларга ирешеп була. Аллаһыма мең шөкер минем Чапшарым халкы, шушы авылда туып, бүгенге көндә читтә гомер итүчеләр дә нинди генә мөрәҗәгать белән эндәшсәм дә һәрвакыт активлар, һәрвакыт миңа терәк. Бүгенге көндә һәрберебезнең һәр адым саен тели торган теләге — илебездә тынычлык урнашу. 2025 елда һәркем бәхетле, тыныч тормышта яши башласын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев