Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

30 августта Балтачта булачак бәйрәм чаралары (фото)

Бәйрәм программасында иң мавыктыргычы - авиашоу, ат чабышы һәм салют булачак.

Тататрстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган программалар нигезендә районыбыз күләмендә никадәр зур күләмдә төзелешләр бара. Елның-елында социаль-мәдәни, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, торак белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы тармагы буенча яңа биналар калкып чыга, капиталь ремонт эшләре башкарыла, юллар төзелеше, су, газ, электр үткәрү систамалары яңартыла, кыскасы, Балтач яңа сулыш белән яши. 2017 елның "Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" дип игълан ителүе дә районыбызда үзенең матур эзен калдыра. Бистә үзәгендә парк булдырыла.

Агымдагы җәйдә барган төзелешләрнең күпчелеге ахырына якынлашып килә, Тиздән, ягъни 30 август - Республикабыз көнендә яңалыклар белән уртаклашу, яңа объектларны ачу тантаналарының шаһите була алачакбыз.
Иртәнге сәгать 9.00да Иске Көшкәт авылы клубы, 9 сәгать 30 минутта Норма авыл җирлеге административ бинасы, сәгать 10.00да Балтач бистәсе үзәгендәге паркка сәяхәт.

Бәйрәмнең икенче өлеше 10.30 минутта "Сабантуй" паркында дәвам итә. Биредә Республика көне уңаеннан спартакиада ачылышы булачак. Бәйрәм программасы үзешчән сәнгать коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре чыгышлары белән үрелеп бара. Спорт уеннарыннан - пляж волейболы, пляж футболы, бадминтон, аркан тарту, күңелле эстафета, җиңел атлетика, шахмат кебекләре каралган.
Ә халык игътибарын җәлеп итәрлек иң мавыктыргыч күренешләрдән авиашоу, парашюттан сикерүләр һәм ат чабышы булыр дип көтелә. Шулай ук китап һәм чәчәк күргәзмәләре эшләячәк, мәйданда төрле конкурс һәм бәйгеләр, балалар өчен уеннар оештырыла.
Кичке сәгатьләрдә бәйрәм рухы "Балтач" паркында дәвам итә.
19.00-20.00 сәгатьләрдә районыбыз мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре бәйрәм концерты бүләк итә, 20.00-22.00 сәгатьләрдә Казаннан килгән татар эстрадасының популяр артистлары чыгышы булыр дип көтелә.

Төнге 10.00 сәгатьтә бәйрәм салюты бирелә.

22.00 - 23.00 сәгатьләрдә яшьләр өчен дискотека булачак.
Хөрмәтле райондашлар, Сезнең барчагызны да Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәбез. Бәйрәмгә чакырып калабыз. Рәхим итегез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250