Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

30 ел эчендә 450ләп мич чыгарган райондашыбыз хакында (фото, видео)

Ленар «Татар сүзе» конкурсы җиңүчесе, күп конкурсларда катнашып җиңүләр яулады. Тормыш иптәше Әлфия белән ике бала тәрбияләп, үзләре төзегән йортта бик матур гына яшиләр.

Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул шатлык чыганагы да. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Ул һәр иртә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Нинди генә авырлыклар булса да, югалып калмый, тырышлыгы белән куйган максатларына ирешә, яңа үрләр яулый, дәрәҗәләргә ирешә.

Шундый тырыш кешеләрнең берсе, авылдашыбыз, ташчы, мич чыгаручы Хаматов Ленар Дамир улы турында язып китәсем килә.

Куныр авылының бик тырыш гаиләсе Дамир абый белән Рәйсә апаның беренче уллары ул Ленар. Дамир абый да бик ярдәмчел, бик күп белә торган кеше иде. Кеше аңа нинди генә гозер белән килмәсен, ярдәменнән ташламады. Урыны җәннәттә булсын, иртә китте бу тормыштан.

Рәйсә апа гомер буе авыл халкына почта хезмәте күрсәтте, почта булеге җитәкчесе булды. Мамык шәлен дә бәйләде, матур ак пәрдәләр дә эшләп күп кешенең йортын бизәгәндер. Уллары да үзләре кебек бик тырышлар.

Ленар 1995 елда Нормада һөнәр училищесында укып печник-каменщик һөнәре ала. 1996 елларда авылга газ килә. Шушы елда гына да Ленар авыл халкына 38 мич чыгара. Ул вакытта мичне газ да, утын-күмер дә ягарлык итеп эшлиләр. Беренче мичен безгә эшли Ленар, беренче чыныгуын шунда ала. 

30 елга якын вакыт эчендә 450 ләп мич чыгарган. Хәзерге мичләрен видеодан күрерсез, ничек матур итеп эшли, берсе икенчесенә ошамаган, ниндиләре генә юк.

Менә 2 ел инде каникул, ял вакытларында улы Раил дә әтисенә ярдәм итә, әтисенең һөнәренә өйрәнә. Әтисе кебек үк нәфис сүз остасы да әле ул.

Ленар «Татар сүзе» конкурсы җиңүчесе, күп конкурсларда катнашып җиңүләр яулады. Тормыш иптәше Әлфия белән ике бала тәрбияләп, үзләре төзегән йортта бик матур гына яшиләр.

Ял вакытларын да гаилә белән күңелле үткәрәләр. Менә шулай, үз көчләре белән авыл җирендә бик матур яшәп ятучы Хаматов Ленар гаиләсенә тынычлык, иминлек, хәерле гомерләр теләп калабыз.

Илзия Нәҗипова,

Куныр авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев