Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«40 ел була инде, әле карьер тавының бер җире дә кимемәде» (фото)

Елның нинди фасылы булага карамастан, иртәнге сәгать 6:00да эш башланып, кич булганчы эш туктамый карьерда.

Безнең Арбаш авылының таш чыгару карьеры турында ишеткәнегез бармы сезнең? Безнең өй каршында гына ул, кул кузымында, тау өстендә зифа каеннар арасына яшеренгән. Анда менсәң бөтенләй икенче дөньяга килеп эләккән кебек буласың, фантастик дөньяга... Әллә нинди күз күрмәгән корылмалар анда, тимер-томыр өемнәре, күзләрне камаштыра торган аклык.

1984 елда тау өстендә карьер ачылгач, 30елга җитәрлек таш катламы тапканнар икән дип сөйләшкәннәр иде авыл агайлары, инде киләсе елга 40 ел була, әле карьер тавының бер җире дә кимемәде, элек ничек биек булса, әле дә шул көе горур утыра. Шул тау өстенә менсәң безнең Арбаш авылы уч төбендәге кебек күренеп әллә кайдагы ерак басулар, «Әби патша» юллары (Себер юлы) аермачык шәйләнә.

Әйе, әйе ялгыш язмыйм, безнең авыл кырыеннан «Себер юлы» үтеп әле 1980 елларда да ул юлдан Арча-Ватан автобусы Балтачка кермичә турыдан гына кайтып-китеп йөри иде. Без яшь чакта ул таш җәелгән юл урыны-урыны белән бик яхшы сакланган булып, хәзер аны чирәм каплап алган инде.
Карьер ачылган вакытта, безнең авылдан, курше авыллардан менеп эшләп йөри дә башланнар иде ир-егетләр, ләкин язгы-көзге пычракта, кышкы бураннарда юл өзеклеге, тауның биек булуы сәбәп булдымы, туктадылар. Хәзер анда, Ушма, Югары Ушма авылларыннан килеп эшлиләр, ул яктан күтәртелгән юлы бар.

Елның нинди фасылы булага карамастан, иртәнге сәгать 6:00да эш башланып, кич булганчы эш туктамый карьерда. Бары тик кышның зәмхәир суыкларында гына тау башы бераз тын кала. Тимер дә төймиләр, шалтыр-шолтыр таш та тәгәрәтмиләр.. Теге котсыз машиналарны кабыза алмыйлар ахры суыкта.

Баштагы елларда аннан килгән тавышларга иялә алмый жәфа чиктек без. Әдәм баласы ияләнә бит ул, диңгез шавына да, самолет тавышына да, поезд тәгәрмәчләренең рельсларга бәрелеп шакылдавына да... Хәзер әллә бар ул тавыш, әллә юк, ияләндек, бишек җыры кебек ул безгә.
Иртәнге сәгать 6:00.. Ниндидер чинау тавышлары чыгарып таш иләу станогын кабыздылар. Тимер төйгән тавышлар ишетелде, ул да булмады шалтыр-шолтыр таш иләгән тавышлар барлыкка килде. Көчле узбушаткыч трактор дөңгерт итеп таш бушатты, куәтле КамАЗ машинасы үкертеп юлга кузгалды.

Җәйге сезонда көненә 900әр мең таш озатыла икән карьердан. Үзебезнең районнан гына түгел, чит төбәкләрдән, күрше Мари иле, Чувашиядән кадәр киләләр икән ташка.

Безнең Арбаш карьерыннан чыгарылган таш Республикабыз киңнлекләрендә таралып, халыкны яхшы юллар белән сөендерүен дәвам итсен. Юллар-юллар... авыр булса булсын, тик соңгысы гына булмасын!

Рәсемдә: үзбушаткыч тракторда 40 елга якын эшләүче Ушма авылы егете Анатолий Дмитриев.

Ләйсән Әхмәтшина,

Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арбаш карьер