Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

40 ел мәктәптә укытучы, шуның 31 елы директор вазыйфасында...

1980 ел җилләре Габделфәрт Хаҗиевне туган якларга тарта. Аны Түнтәр мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Җитәкчелек эшчәнлеге күп билгесезле тигезләмә чишү кебек катлаулы

Габделфәрт Хаҗиевның хезмәт стажы 52 елдан артык. Мәктәп диварларыннан тыш тормыш сукмакларының 6 елы партия райкомында, 4 елы ВУЗ казанында, 2 елы армия сафларында үткән. Җиденче дистәне түгәрәкләгәндә дә ул мәктәптә, балаларга математика нигезләрен бирүдә һәм тәрбия чаралары алып баруда эшчәнлеген дәвам итә.

Беркемнең дә тормыш сукмагына ак җәймә тукып куймаганнар. Габделфәртнеке дә шундый булган. Шатлыклар, куанычлар, уңышлар һәм күтәрелешләр белән беррәттән, замана аның да юлына төрле каршылыклар китергән. Әмма аларны дөрес итеп читләтеп үтү, туры сукмагыңны табу сәләте бөтен кешегә дә тигез бирелмәгән.

Габделфәрт гади авыл малае буларак Нормада үсә. Сугыштан соңгы катлаулы еллар. Кайнар сугыш кырын һәм аннан соң армия хезмәтендә булып, 7 ел гомерен Ватан сакчысы булып үткәргән әтисе Газыйм ага һәм үзен бухгалтерия хезмәтенә багышлаган әнисе Нәкыя апа көне-төне эштә. Алар гаиләдә өч бала үсә: Алсу,  Габделфәрт һәм Наилә. Өйдә өлкән яшьтәге әби дә бар.

Шунысы билгеле, әбиле гаиләдә үскән балалар аеруча бәхетле була. Зәйнәп әбиләре гаиләдә генә түгел, ә бөтен авылда зур дәрәҗәле шәхес. Өйдәге эшләрне башкарудан тыш, ул авылның абыстае вазыйфасын да башкара. Тирән дини белемле була ул. Дин беренче чиратта әхлак кагыйдәләренә нигезләнгән. Габделфәрт һәм аның апалары нәкъ менә шундый мохиттә үсә дә. Ул заман Советлар Союзы чоры, коммунистлар партиясе идарә иткән еллар, әтисе КПСС райкомында идеология бүлеген җитәкли.

Шулай булса да, бу гаиләдә әхлак тәрбиясе саф чишмә суы шикелле, үзенең юлыннан тайпылмаган. Сабырлык һәм янә сабырлык, төгәллек, тырышлык, киләчәккә өмет белән карау – Габделфәрттә бу күркәм сыйфатлар барысы да Зәйнәп әбисе аның күңеленә салган тәрбия орлыкларыннан башлангандыр.

Әлеге язмамның герое бер генә мәктәптә хезмәт куймаган. Кая юллама бирсәләр, бар көчен, энергиясен шунда куйган. Норма сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, укуын Балтач урта мәктәбендә дәвам иткән. Аттестат алу белән аны Норма мәктәбенә химия-биология укытучысы итеп билгелиләр. Укытучы кадрларга кытлык заманасы була. Аннары Совет армиясе. Мәктәптә химия укытучысы буларак чыныгу алу монда ярап куя. Химинструктор булып хезмәт итә ул. Мәктәп чорында башлаган чаңгы спорты белән шөгыльләнүен дә ташламый. Ярышта җиңүләр яулап бүләк ала: ике тапкыр авылга ялга кайта. Армиядән кайтып, ул педагогика институты студенты булуга ирешә. Химияне читкә куеп, җаны тарткан математикага «чума». “Пед”ның ахыргы курсында  җан аткан Надирәсе белән гаилә кора алар. Юллама белән яшь гаилә Кама Тамагы районының читтәге бер авылына җибәрелә.

1980 ел җилләре Габделфәрт Хаҗиевне туган якларга тарта. Аны Түнтәр мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Җитәкчелек эшчәнлеге күп билгесезле тигезләмә чишү кебек катлаулы. Иң беренчесе, укытучылар коллективы эшчәнлегендә психологик атмосфераны саклау бик мөһим. Моннан тыш, мәктәп директорының хуҗалык эшен оста оештыруы гаять әһәмиятле. Күмәк хуҗалык һәм авыл җирлеге башлыгы, мәгариф бүлеге һәм районның башка оешма җитәкчеләре белән уртак тел табарга, эзләнергә, табарга, чабарга, барысына да өлгерергә кирәк. Болар өстенә тагын бер җаваплы һәм мактаулы вазыйфа өстәлә аның өлешенә.

Түнтәр мәктәбе өчен 392 урынлы яңа бина төзү бурычы килеп баса. Күмәк тырышлык белән ике елда төзеп чыга мәктәпне директор. Беренче елда бик авыр була. Казаннан бортлы (үзбушаткыч түгел) зур-зур «КамАЗ”ларга төяп кирпеч китерәләр. Аны берәрләп, кулга тотып бушатырга кирәк. Көндез килгәннәренә укучыларны дәрестән алып чыгасың. Төн уртасында килгәннәрен бушату авырлыгы күбрәк интернатта яшәүче Көшкәтбаш авылыннан килеп укучы балаларга төшә.

Бинаны төзеп, көнаралаш Казан юлын таптап, мәктәпне мебель һәм укыту кирәк-яраклары белән тулысынча тәэмин итеп бетергәннән соң, 1982 елның 30 августында Урта Көшкәт урта мәктәбен, Түнтәр мәктәбенә кушалар. Яңа төзелгән мәктәп директорын райкомга чакырып алып:

- Син үпкәләмә инде, дускай, мәктәпләрен дә бетереп авылын кыерсыткач, директорын да кыерсытып булмас, Түнтәргә директор итеп Иван Ермаковны куябыз. Син Сосна мәктәбенә директор булып китәрсең, - диләр. Шулай итеп берничә ел Сосна мәктәбен җитәкләгәннән соң, аның кешеләр белән эшләү осталыгын күреп, КПСС райкомына инструктор итеп алалар, соңрак, яшь инициативалы егетне КПСС райкомының парткомиссия рәисе итеп сайлыйлар. Әмма илдәге вәзгыять үзенекен эшли. СССР таркала, партия райкомнары да, партия комитетлары да идарә аппаратыннан коелып төшә.

1992 елда Фәрт Газыймович Хаҗиев кабат Түнтәр мәктәбенә директор буларак әйләнеп кайта. Түнтәрдә мәктәп төзегәннән соң ун ел вакыт үтеп киткән, таләпләр икенче. Килгәч тә иң беренче эш итеп спортзал идәнен алмаштыра. Түбәнең су үтә торган урыннары вакытлыча томалана. Тагын берничә елдан бинага капиталь ремонт ясала, җылытуны газга көйлиләр. Түбәне яңача эшләү, балалар бакчасын мәктәпкә күчерү, кабинетларны реконструкцияләү эшләре җитәкчедән зур түземлек сорый.

Фәннәрне укыту өлкәсендә һәм балаларга тәрбия бирү өлкәсендә алдынгы методик алымнарны куллану һәм аны тарату юнәлешендә дә Түнтәр мәктәбе укытучылары актив эшли. Укучылар саны күп булмаса да, район фән олимпиадаларында уңышларга ирешәләр, мәктәпне тәмамлаган барлык укучылар тормышта үз юлларын табып, югары яки махсус урта белем бирү уку йортларында белем алуны дәвам итәләр. Республика күләмендә хоккей ярышларында Түнтәр хоккейчылары район данын яклап, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Бу уңышлар мәктәп директорының коллектив белән оста җитәкчелек итү нәтиҗәсен раслый.

erid: 2VtzqwTSgT9

2008 елда аны Норма урта мәктәбе директоры итеп чакыралар. Биредә дә ул үзен тирән белемле укытучы, оста оештыручы буларак таныта, педагогик коллективның, укучыларның һәм әти-әниләрнең ихтирамын казана. Норма урта мәктәбе 2011 елда районда мәгарифне мәгълүматлаштырү үзәге булып сайлана, алдынгы тәҗрибә үзәгенә әйләнә. 100 еллык тарихы булган мәктәпнең лаеклы үткәне, коллективның, әти-әниләрнең уртак тырышлыгы белән ирешелгән матур күрсәткечләр авылдашларда горурлык тудыра. Бүген дә ул укучылардан аерылмаган, җиденче ел инде Балтач урта мәктәбендә математика укыта.

- Габделфәрт Газыйм улы Хаҗиев 2018 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Балтач урта мәктәбендә математика дәресләре укыта. Тәҗрибәле остаз, хөрмәтле мөгаллимне үз итә Балтач мәктәбе. Габделфәрт Газыймович үз һөнәрен яратып, җаваплылык белән башкара. Сабырлык, күркәм холык, тирән белем, укучылар белән уртак тел таба, бала күңелен, аның самими дөньясын аңлый белү сәләте - болар барысы да аны бизәүче сыйфатлар.

Хезмәттәшләре һәм әти-әниләр арасында да Габделфәрт Газыймовичның абруе зур. Яшь кадрларга кытлык кичергән бүгенге көндә тәҗрибәле мөгаллимнең янәшәбездә хезмәт куюы - мәктәбебез өчен зур терәк, - ди Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева олуг мөгаллим хакында.

Габделфәрт гомере буе халык белән эшли. Ягымлы тавышка ия җырчы буларак, аны сәхнәгә чакырып торалар. Конкурсларда ул лауреат исеме яулый. Халык телендә “Кеше үз гомерендә йорт төзергә, гаилә корып балалар үстерергә, агачлар утыртырга тиеш”, диелә. Габделфәрт бу бурычларны тулаем үти. Соснада, Түнтәрдә, Балтачта буш планда казык кагып, йортлар төзергә туры килә аңа. Агачлар утыртып, бакчаларны да чәчәккә күмә. Надирә ханым белән бер уллары Ленар һәм кызлары Лилия матур гаилә корып яшиләр. Ике гаиләдә 4 онык үсеп килә.

Укыту-тәрбия эшләрендәге уңышлары өчен Габделфәрт Хаҗиев район хакимиятенең, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 2004 елда ул “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, 2005 елда “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” юбилей медале, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Почет грамотасы һәм “Профессиясенә тугрылык өчен” күкрәк билгесенә лаек булган.

Рәфхәт Зарипов,

Түнтәр авылы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9