Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

50 ел бергә гомергә

Ор авылында яшәүче Елена Петровна белән Вәзил Вәлиев 50 ел бергә дус һәм тату гомер кичерәләр.

Вәлиев Вәзил Вәли улы Ор авылында крестьян семьясында туган.1964 елда Смәел сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, 1964-1966 елларда Яңгул урта мәктәбендә укый.1966-1967 елларда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы халык иҗаты йортында 9 айлык баянистлар-хоровиклар әзерли торган курсларда белем ала.1971-1976 елларда Казан Дәүләт мәдәният институтындаукый.

1967 елның 20 сентябреннән - 1984 елның 31 октябренә кадәр Шеңшенәр мәдәният йортын җитәкли.1984 елның 1 ноябреннән-2008 елга кадәр Ор авылы клубы мөдире булып эшли. Шушы өолкәдәге зур казанышлары өчен аңа 1989 елның 4 сентябрендә Татарстан АССР Югары Советы Презедиумы Указы белән «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә. Ул үз эшенең чын мәгънәсен белеп, зур оештыручанлык күрсәтеп эшләгән намуслы мәдәният хезмәткәре.

Вәзил абый 1969 елның 20 мартында Шеңшенәр авылына фельдшер булып эшкә кайткан Гордеева Елена Петровна белән гаилә корып жибәрә. Елена апа үзе Мамадыш районы Югары Әрнәш авылында укытучы гаиләсендә туган. 1964 елдаАлбай сигезъеллык мәктәбен тәмамлагач, Казан медицина училищесының фельдшерлык бүлегенә укырга керә. Аны 1968 елның мартында тәмамлагач, юллама буенча Балтач районына эшкә кайта. Елена апа зур гаиләгә төп йортка килен булып төшә. Сугыш ветераны булган әтисе белән 15 ел, әнисе белән 36 ел матур гомер кичерәләр. Олылырны бик хөрмәтләп яшиләр алар. 1969 елда уллары Радик һәм 1974 елда кызлары Эльвира туа. “Балаларны әниләр белән бергәләп үстердек”, ди Елена апа.Алар балаларына югары белембирә. Уллары «Маяк» җәмгыятендә экономист булып эшли. 1991 елда шушы авыл кызы Гөлсинә белән тормыш корып җибәрәләр. Гөлсинә Смәел урта мәктәбендә директор булып эшли. Ике кызлары бар, алар әбиләре юлын дәвам итеп киләчәкләрен медиина белән бәйләгән. Олысы Илида табиблык һөнәре алган, кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән Сәрбиназ исемле кыз үстерәләр. Икенче кызлары Диләрә дә медицина көллиятендә укый.

Кызлары Эльвира гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши.

Вәлиевлар гаиләсе күпләргә үрнәк, аларның сабырлыгы, тыйнаклыгы һәркемне сокландыра.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш