Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

51 ел иңне-иңгә куеп (+фото, видео)

Арбаш авылына кергәндә агачлар арасында, капка төбе бәбкә үләнле бик матур җирдә Нуриевлар өе урнашкан. Йорт хуҗалары Раушания һәм Гыйлмулла Нуриевлар 51 ел иңне-иңгә куеп яшәгән олуг хөрмәткә лаеклы пар.

Гомер эчендә төрле авырлыклар белән дә очрашырга туры килгән аларга, ләкин бер-берең өчен терәк-таяныч булу бернинди сынаулар алдында да сынатмыйча яшәргә мөмкинлек биргән.
Өч кызга гомер бүләк итеп, бүген инде аларның шатлыкларына сөенеп, онык-оныкчыкларны кунакка көтеп алып, кадерле әби белән бабай булып яшиләр. Кызлары һәм кияүләре Рузилә-Фердинанд, Резеда-Камил, Римма-Раушан төп йортта еш булып, әти-әниләрен, әби-бабайларын хөрмәтләп яшиләр.
Җиде оныклары үсеп, буй җиттеләр, өчесе инде гаилә корды. Бүген инде Нуриевлар 3 оныкчык сөяләр.
Эшне уртак итеп, кәҗә һәм бозау асрап, җәй буе күпләп кош-корт үстереп, көннәрен хезмәт белән үткәрә әлеге пар.
Нуриевлар гаиләсенә киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар юлдаш булсын. Әле тагын озак еллар тигез тормышларда, өстәл артында гөрләшеп чәй эчеп, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын. Кайгы-хәсрәтләр әлеге йорт капкасыннан үтеп кермәсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев