Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

8 яшьлек кыз батып үлгән

Өлкәннәр кызга ярдәмгә ташлана, әмма аны коткарып кала алмыйлар.

21 май көнне Татарстан Республикасының Тукай районында 8 яшьлек кыз батып үлгән. Баланы коткарыр өчен берничә секунд җитмәгән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Ул сөйләвенчә, республика территориясендә урнашкан коры эссе һава торышы аркасында кешеләр күпләп сулыкларга йөри башлаган. Әмма су температурасы коену өчен уңайлы түгел һәм өске катламда 18 градустан да артмый.

Судагы фаҗигале хәл ТР Тукай районы Комсомолец бистәсендә булган. Кыз буага су коенырга киткән. Ачыкланганча, сулык төбенең рельефы кискен тирәнлеккә киткән. Нәтиҗәдә, бала ярдан суга тайпылып китә һәм куркып кала. Өлкәннәр аңа ярдәмгә ташлана, әмма кызны коткарып кала алмыйлар.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә искәртүләренчә, балалар өлкәннәр янында гына су коена ала. Өлкәннәр су төбенең рельефын һәм су температурасын тикшерергә тиеш. Шуннан соң гына балалар суга керә ала.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев