Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

93 яшьлек сугыш ветеранын хезмәт урынында котладылар

Чепья авылыныӊ «Халыклар Дуслыгы» музее директоры, 93 яшьлек сугыш ветераны Гарифҗан ага Галиев кына өйдә түгел иде. Ул кунакларны эш урынында, музейда каршылады.

Хәбәр иткәнчә, 23 апрель көнне районыбызныӊ сугыш ветераннарыныӊ өйләренә барып, район башлыгы Рамил Нотфуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнехановныӊ Рәхмәт хатын һәм республикадан, районнан әзерләнгән бүләкләр тапшырды.

Чепья авылыныӊ «Халыклар Дуслыгы» музее директоры, 93 яшьлек сугыш ветераны Гарифҗан ага Галиев кына өйдә түгел иде. Ул кунакларны эш урынында, музейда каршылады. «Музей төзелгәннән бирле мондый зур ремонтныӊ уздырылган юк иде, күӊелем бик шат, әмма һәрбер эшнеӊ барышын үзем тикшерәм”, - ди сугыш ветераны. Һәйкәл янында бүләкләрне кабул итеп алган ветеран, озак тормыйча, эшләнгән эшләр белән таныштыру өчен район башлыгын музей бинасына әйдәде. Гарифҗан ага Галиевны котларга килгән һәркем, аныӊ бетмәс-төкәнмәс энергиясенә, максатчан һәм булсын, дип яшәвенә, эшләвенә сокландылар, аӊа озын гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар