Әйтергә курыккан хыял
Район халкы телендә әле дә булса СПТУ дип йөртелгән, инде хәйран еллар Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы булган, Балтач районында эшче һөнәренә өйрәтүче бердәнбер уку йорты зур яңарыш кичерде.
СПТУ, ягъни әлеге көллият соңгы елларда күз уңында булды, аның илгә-районга эшче куллар әзерләүдә мөһим роль уйнавы турында да, күләмле ремонт кирәклеге хакында да язылды, Балтач гимназиясенең башлангыч инженерлык сыйныфы укучылары белән экскурсиягә дә барылды. Биредәге үзгә рух, белемгә-һөнәргә омтылыш күңелдә урын алды — үз эшләренең патриотлары булган мөгаллимнәре бар, укучылары укытучыларын да, белем йортын да ярата, тагын да күбрәк бала җәлеп итү өчен ныклап төзекләндерү эшләре генә кирәк кебек иде. Соңгы баруда (узган елның көзе иде бугай) көллият җитәкчесе Рәис Галиев «әйтергә дә куркам инде», дип, икеләнеп кенә, яңартылачак көллиятнең каралама проекты белән таныштырды, җитәкчегә генә түгел, шәхсән үземә дә чынга ашмастай хыял кебек тоелды ул. Чөнки ак кәгазьдә гаҗәеп зур, матур, сокланып туймаслык, затлы бина балкып тора иде.
Ә инде шушы көннәрдә көллияткә баргач, ышанмас күңел телсез калды — капкадан килеп керүгә үк искиткеч күренеш — корпуслар яңартылган, тирә-юньдә газоннар, спорт инвеньтарлары белән мәйданчык эшләп куйганнар, хоккей, футбол мәйданчыгы да башка, ә инде эчкә үтсәң... югары уку йортларына да бу кадәрле җиренә җиткән ремонт керми торгандыр, шулкадәр наять итеп эшләнелгән, бар да бар, бар да заманча, ялтырап тора.
— Бүтәнчә була да алмый иде, — ди арса да, йөдәсә дә сиздермәскә тырышкан җитәкче Рәис Садыйкович. — Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәр эшне шәхсән үзе ныклы контрольдә тотты, иртә дә килде, кич тә килде, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдиновның да килми калган көне булмады, җитәкчелек күзәтүендә булгач, эшкә дә җитди каралды, салмаклык-сүлпәнлек сизелмәде, сыйфат та күз уңында булды. Рәхмәттән башка сүз юк аларга. Шулай ук Илфат Сәгъдиев һәр юнәлештә терәк һәм киңәшче булды.
Көллиятне ремонтларга февраль аенда тотыналар, март аенда әйләнә-тирәдәге хәйран җимереклекләрне күреп, җитәкченең эченә шом йөгерә, ахыры булыр микән моның, дип борчыла башлый ул, ни дисәң дә район тарихында үз урынын биләп торучы бердәнбер һөнәри уку йорты, аны яңадан торгызу уен-муен эш түгел. Хәзер исә, ремонт башланганчы телефонга төшергән фотолары белән хәзерге вакытта төшергән фотоларын чагыштырып, куана-куана күрсәтә, «элек ничек тә, хәзер ничек менә!», ди.
Татарстан Республикасы Рәисе, Балтач районы хакимияте ярдәме белән ел башында башланган ремонт яңа уку елы башланганчы төгәлләнде дә. Дөрес, әле бераз эшләр бар, әмма алар балаларга белем бирүгә һич кенә дә комачауламый, мәсәлән, без килгән көнне электрчылар ишегалдындагы багана утының лампочкасын алыштыра иде, белгечләр иминлекне кайгыртып камералар куялар, барлыгы 46 камера буласы икән, шәфкать туташы бүлмәсе, санчелтәрләр бүлмәләрендә күпмедер эшләр бар һәм башка шундый хезмәтләр үтәлеп килә. Эчке һәм тышкы бизәү эшләре, әйләнә-тирәне яшелләндерү дә тәмамлана: бик тырышып трактор белән печән орлыгы чәчәләр, шушы көндә яңгырлар буласы ди, тизрәк чәчәргә кирәк, яңгырга эләксә тишелеше әйбәт булачак, ди җитәкче.
Тау башында үз тәҗрибә участоклары булган иген басуы да уч төбендә шикелле генә күренеп тора, яндагы яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы да караулы. Без боларның барысын да өске каттагы яңартылган бүлмә тәрәзәләреннән, хәтта ки заманчалаштырылып эшләнгән балконнан күзәттек. Бинаның ике каты да, андагы һәр бүлмә дә искиткеч яхшы итеп эшләнгән, күз явын алырлык, бөтен уңайлыклар да тудырылган. Төзекләндерү эшләре районның бай тәҗрибәгә ия «Водстрой» оешмасы һәм аның җитәкчесе Рифат Закиров аша алып барыла, аңа «ПСК АРТ-СТРОЙ», «Мегаом», «Элви», «Спектр», «МДСУ-1» һәм башка оешмалар кушылган, реконструкцияләү җәмгысе 300 миллион сумга якын. Мондагы матурлыкка ышана торган түгел, үз күзең белән килеп күрсәң генә. Көллиятне таныту, бирегә укырга тарту буенча да максатчан эшне дәвам итәргә уйлый җитәкче, хәзер инде читенсенеп кенә түгел, горурланып кабул итәргә була бирегә балаларны.
— Танышу өчен мәктәп балаларын экскурсияләргә чакырабыз, югары сыйныфлар гына түгел, башлангыч сыйныф укучылары да килсен иде, балалар бакчасы нәниләре дә килеп күрсен, һөнәрчелекне бала күңеленә кечкенәдән үк сеңдерәсе килә, бездән ерак булмаган «Тургай» балалар бакчасы сабыйларын да көтеп калабыз, — ди Рәис әфәнде.
Яңа уку елына 45 бала кабул иткәннәр, үткән ел 25 бала иде. Интернет челтәренә укырга чакырып даими белдерүләр куюлар, район мәктәпләренә очрашуларга йөрүләр, күрше-тирә район, Киров, Мари иле республикаларында сөйләшүләр алып барулар бушка китмәгән, ерактан да укырга килүчеләр бар. Ике юнәлеш буенча да группаларда балалар саны тулган, теләге булганнар пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерергә килә ала, әле аңа урыннар җитәрлек.
— Уку йорты хәзерге көндә өч юнәлештә белем бирә, — дип ачыклык кертә җитәкче. — Бездә авыл хуҗалыгы мастеры, пешекче-кондитер, сәламәтлекләре чикле балалар өчен «Яшел хуҗалык эшчесе» дигән һөнәрләр актуаль. Тагын түләүле рәвештә машина йөртү хокукы алуга, электр-газ белән эретеп ябыштыру һөнәренә укытабыз, компьютер серләренә төшендерәбез. Хәзер инде өр-яңа уку йортына укучыларны рәхәтләнеп чакыра алабыз, килегез, бездә белем алыгыз, 11 укытучы белем бирә, һәрберсе үз эшләренең осталары. Укучыларыбыз бик әйбәт, укуда сынатмыйлар, фәнни бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар, спортта, мәдәнияттә горурланып туймаслык лачыннарыбыз бар. Быел тулай торак та төзекләндерелде. Белем алу өчен дә, яшәү өчен дә бөтен уңайлыклар каралган.
Дөрес, биредә әлегә спортзал юк, әмма алга таба анысы да булыр, әлегә актлар залы эшләүне күздә тоталар, чөнки биредә укучы егетләр биергә-җырларга, концертлар әзерләргә ярата.
Моңарчы мәдәни чаралар ашханә залында узды, хәзер исә биредә танып булмаслык үзгәреш, шведларча сыйлану өчен ашау-эчүгә урыннар да ясалган, ашау пешерү бүлмәләре заманча технология белән җиһазландырылган, бар да яңа, бар да яхшы биредә. Класс бүлмәләре, лабораторияләр, гамәли һәм практик юнәлештә белем алу класслары югары дәрәҗәдә төзек-ләндерелгән, җиһазлар вакытында кайтартылып, тиешле дәрәҗәдә корылган. Интерактив такталар, һәрбер укытучыга компьютер-принтер, укучыларга таратырга ноутбуклар, китапханә өчен дә бөтен кирәкле җиһаз бар, тулай торакта урын-җир үтүкләү өчен махсус үтүккә кадәр алганнар. Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә уңайлы мохит булдырылган, бу тиклем уйланылып, күңел биреп башкарылган хезмәткә күзләр куана.
Без киттек, автобус беренче курс студентларын кайтара калды. Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең Пүскән басуыннан бәрәңге җыеп кайтып килешләре икән, арада биш кыз да бар (быел кызларны да укырга алдылар бит), и гөрләшеп керәләр инде балкып торган биналарга! Югары курс егетләре «кабинетларга дөрес керәбезме, дөрес күрәбезме, безгәме соң болар?!», дип матурлыкка-бөтенлеккә куанып гаҗәпләнәләр икән. Инде хәзер чынга ашкан хыялларны тапламый аклыйсы, өр-яңа җиһазларны бозмый-ватмый кадерләп саклыйсы кала.
Илебезнең, җитәкчелә-ребезнең, әлеге төзек-ләндерү эшләренә көчен керткән хезмәт ияләренең, җәйге ялларын биредә булышып уздырган укытучылар коллективының тырышлыгы бушка китмәсен, һөнәр көллиятенә студентлар агылсын иде. Яңартылган биналарда белем алулар хәерле сәгатьтә булсын, биредә укыган егетләребез-кызларыбыз районыбыз өчен файдалы шәхесләр, эшче куллар булып өлгерсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев