Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ак калфак» белән берлектә

Балалар бакчада милли моңнар аша үзләрен танып белергә өйрәнәләр.

Норма авылының гаҗәеп матур урынында урнашкан балалар бакчабызның исеме «Тургай» дип атала. «Тургай» балалар бакчасы – гаҗәеп балачак иле. Ә балачак ул – тылсымлы да, ягымлы да, һәркемгә дә якын, истә кала торган чак.

«Тургай» балалар бакчасы 2021 елның 17 августында кулланылышка тапшырылды. Аны ачу тантанасы Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашуында, балаларның әти-әниләре һәм, әлбәттә, тиздән бакчабыз залларын, коридорларын күңелле көлү белән тутырачак кечкенә тәрбияләнүчеләр белән үтте. Бакчабызның беренче көненнән эшчән-легебезне Норма җирле-гендәге «Ак калфак» оешмасы белән кулга-кул тотынып башладык. Бүген дә бу юнәлештә оешма җитәкчесе Фәридә Мөҗипова һәм күпләргә үзенең эчкерсез ярдәме белән билгеле шәхес Гөлсем апа Миңнебаеваның ярдәмен һәрдаим тоеп эшлибез.

«Тургай» балалар бакчасы 120 балага исәпләнгән. Бина мәгариф учреждение-ләренең барлык яңа таләпләренә туры килә. Бакчабызда алты төркем эшли. Барлык бүлмәләр һәр яшь төркеменә туры килеп, уен һәм спорт җиһазлары белән баетылган. Балалар эшчәнлеге өчен зоналар һәм почмаклар, ата-аналар белән эшләү стендлары булдырылган.

Бакчабыз гаять бай материал база белән тулыландырылган. Музыка заллары үзенә күрә бер тылсым почмагы диярсең, анда балалар өчен нинди генә музыка уен кораллары юк.

Физик культура һәм спортны үстерүдә бакчабызның мөмкин-леге зур. Ул физкультура шөгыльләре, шөгыльдән тыш эшләр, массакүләм сәламәтләндерү чаралары аша тормышка ашырыла. Физкультура белән шөгыльләнү өчен залыбыз гаҗәеп күп спорт җиһазлары белән тулыландырылган. Шулай ук саф һавада шөгыльләнер өчен участогыбызда махсус җиһазланган спорт мәйданчыгы бар.

Норма авыл җирле-генең «Ак калфак» оешмасы тәкъдиме һәм ярдәме белән бакчабызда милли музей почмагы булдырдык. Анда халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләрен, әти-әниләр белән берлектә, балалар һәм хезмәткәрләребез туплады. Балалар бу музейны бик яраталар. Алар монда туган илебезнең, районыбызның, авыл-ларның тарихи үткәне, гореф-гадәтләре белән танышалар. Бу почмак балаларга татар халкының милли киемнәре, матур йолалары, борынгы бәйрәмнәре белән якыннан танышырга ярдәм итә.

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичереш-ләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор. Безнең балаларыбыз белемле, инсафлы, тәртипле һәм әдәпле, киләчәктә тормышлары якты, матур булсын өчен аларны кечкенәдән үк гаиләдә, гомумән, бер-береңә ихтирамлы булуны тәрбияләү, шулай ук гаилә ярдәмендә тормышта үз юлыңны, үз һөнәреңне сайлауга омтылышны үстерү төп максатларыбызның берсе итеп куйдык. Бу өлкәдә җирлегебезнең «Ак калфак» оешмасы белән фикерләшкән эшләребез, тормышка ашырырга теләгән матур хыялларыбыз бар. Ә максатларны тормышка ашыру – ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең, педагогларның, киң җәмәгатьчелекнең зур тырышлыкларын таләп итә торган күпкырлы хезмәт икәнлеген истә тотып, кулга-кул тотынып эшләргә кирәк.

Айгөл Ганиева,

«Тургай» балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Ак калфак»